Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр

16

Исәнмесез! Искиткеч нәстә бу! Әллә кайчаннан бирле "Шулай булды шул..." спектален карарга теләдем, ниһаять, 8нче мартта күрәчәкмен, Аллаһ теләсә! Рәхмәтем зур сезгә чын күңелдән! Тагын бер сорыйм әле. Бер 6 ел элек сезнең каналыгызда "Илгизәр+Вера" дигән спектакль күрсәтелгән иде. Видеога яздырып булмады шул, кызганычка каршы. Аннары Казанда "Гөргери кияүләре" спектакле бар диләр... Шуларны каналыгызда күрсәтә алмассызмы? Казанга спектакль карыйм дип барып булмый шул Мәскәүдән. Ә алар Мәскәүдә гастроль вакытында эштән бушап булмый. Зинһар өчен, шул 2 спекталь күрсәтегез әле... Без яшьтән үк белгән Камал артистларын күрәсе килә, алар да картая бара, кайсылар юк та инде... Бер язгач язам, ачуланмасагыз, Габдулла Рөхимкулов, Гали Ильясов, Галия Гафиятуллина җырлары аерым бер тапшыруга җыеп атна бер кат күрсәтсәгез иде. Яшьләр алар экраннардан китмиләр, ә бит теге вакытларда чын, халык җырлаучылар бармак белән санарлык иде шул... Әлфия апа, Илһам абзый, Флера апа - алар исән булсыннар күп еллар, тик китеп барган җырлаучылар тыңласак иде... "Ретро-концерт"та яшьләр җырлаганы түгел, ә мин өстәрәк язып киткән җырлаучыларның видеоязмалары булырга тиештер дип уйлыйм мин. Элеккеге җырларны хәзерге яшьләрдән "җан әрнетеп, дулкынландырып, сискәндереп" җырлаучы да бик каты әз шул... Бәлки, минем фикерем белән килешә дә алмассыздыр, тик, зинһар өчен, ачуланмагыз! Еллар узып барган саен күбрәк "табын, күмәкләшеп җырлый тора торган" җырлар сагына башлыйсың. Авылда, Аллага шөкер, кунак саен җырлыйлар әле... Күп язып вакытыгызны алган өчен үпкәләмәгез! Аллаһ Тәгалә саулыкларыгызны бирсен! Җан тынычлыгы, иман байлыгы, шатлыклар, бәхетләр теләп калучы Илдар. Мәскәү (килешмәгән җире булса, килештереп укыгыз!).
05.03.2011 Илдар

Исәнмесез, Илдар! Язган сүзләрегез өчен рәхмәт! Без сезнең фикерләрегезне компания җитәкчелегенә җиткердек.
Золотая сотня. Предприниматель года. Очередной этап Международного музыкального конкурса «Silk Way Star»