Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр

ВИДЕОАРХИВ

7 дней

 Илебездәге вакыйгаларны беләсегез киләме? "7 дней" иҗат берләшмәсе журналистлары Россия чынбарлыгындагы иң катлаулы һәм җитди мәсьәләләрне күтәрә. "7 дней" аналитик тапшыруы Татарстанның беренче спутник каналында һәр якшәмбе 19 сәгать 30 минутта һәм 21:30 сәгатьтә эфирга чыга.

Программа коллективы чын мәгънәсендә сәләтле тележурналистлардан тора. Аларның һәркайсы җөмһүриятебез телевидениесендә җитди иҗат юлы узган. Тапшыруның авторы һәм алып баручысы "Татарстан – Яңа Гасыр" телерадиокомпаниясенең генераль директоры Илшат Әминов. Илшат әфәнде тамашачыларга Казан телевидениесенең башлангыч сафларында торган шәхес буларак таныш.

  "Татарстан - Яңа Гасыр" каналында мәгълүмати-аналитик тапшыру әзерләү турында сүз чыккач, "7 дней" тапшыруы командасына эшләргә комачау итүчеләр булмаска тиеш дигән төп позиция сайлана. Яңа тапшыру аерым бер вакыт аралыгында конкрет шартларда чын тормыш турында сөйләргә тиеш. Һәм биредә хакимияткә ярарга тырышу юк. Журналистлар вакыйгаларны объектив яктыртып барырга омтыла. Аларның каһарманнары да гади халык. Татарстан премьер-министрының атналык җыелышларны еш кына "7 дней" тапшыруында чыккан репортажлар хакында фикер алышудан башлавы һәм гади халыкның дүшәмбе иртәсендә җәмәгать транспортында күрсәтелгән сюжетларга карашын ишетү программаның дәрәҗәсе югары булуын күрсәтә.

  "7 дней" тапшыруын әзерләүче һәрбер корреспондентның үзенә якын темасы бар. Мисал өчен, "Монетный двор" программсының авторы һәм алып баручысы Тимур Бикмурзин икътисад яңалыкларын үз итә. Рәмис Латыйпов санаулы сәгатьләрдә Татарстандагы хәлләр турында тирән аналитик сюжет төшерә алуы белән мәшһүр. Күп вакытта ул төшерү урынына җомга көннәрендә китеп, якшәмбедә аны инде эфирга бирә. Атна азагында җирле җитәкче материалны җыю һәм төшерү процессына әллә ни тәэсир итә алмый. Илзирә Симбирцева кирәкле мөнәсәбәтләрне урнаштыра алучы, тиз хәрәкәтләнүче буларак данлыклы. Аның үзенчәлекле сәләте замана геройларын табарга ярдәм итә.

 Хәзерге вакытта аналитик журналистика авыр чор кичерүе беркемгә дә сер түгел. Тапшыруда фактларның гомумиләштерелеп бирелүе сизелә. "7 дней" проекты вакыйгалар, кешеләр, чаралар арасындагы мөнәсәбәтне тоярга омтыла. Моның белән ул Татарстан телевидениесе тарихында күптән онытылган журналист материалларына аналитик карау тәҗрибәсен кайтарырга ярдәм итә. Бу бик авыр, ләкин шул ук вакытта кызыклы эш.

Автор һәм алып баручылар:  Илшат Әминов, Михаил Любимов, Тимур Бикмурзин.

Эфирга чыгу вакыты: якшәмбе, 19:30 һәм 21:30.

 

"7 дней" иҗат берләшмәсе җитәкчесе: Михаил Любимов .


Координатлар: (843) 570-50-45

ВИДЕОАРХИВ
ТНВ

Выпуск от 19.02.2017

19 .02 2017г.
748 просмотров

Выпуск от 05.02.2017

05 .02 2017г.
1668 просмотров

Выпуск от 29.01.2017

29 .01 2017г.
1099 просмотров

Выпуск от 22.01.2017

22 .01 2017г.
1059 просмотров

Выпуск от 15.01.2017

15 .01 2017г.
1746 просмотров

Выпуск от 08.01.2017

08 .01 2017г.
817 просмотров

Выпуск от 30.12.2016

30 .12 2016г.
547 просмотров

Выпуск от 25.12.2016

25 .12 2016г.
639 просмотров

Выпуск от 18.12.2016

18 .12 2016г.
1080 просмотров

Выпуск от 11.12.2016

11 .12 2016г.
1383 просмотра
Страницы: 1 2 3 4 5

ВСЕ ПРОГРАММЫ