Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр

ВИДЕОАРХИВ

Аулак өй

"Аулак өй" тапшыруы ул - җырлы-биюле көлкеле тамаша, шоу.  

Татар милләтенең йөзек кашы булган аулак өйләрдә уйналган уеннар, җырланган җырлар, такмаклар бары тарихта гына калып бара сыман. Моны булдырмас өчен һәм дә әби-бабаларыбыздан калган гореф-гадәтләребезне, милли йолаларыбызны, мирасыбызны дәвам итү максатыннан “Татарстан – Яңа Гасыр” телеканалында "Аулак өй" тапшыруы старт алды.    

"Аулак өй"дә тик кенә утырмаганнар, безнең тапшыруыбызда да тик моңаеп утырып торучы кеше юк. Биредә аулак өй хуҗалары Зөлфәт Зиннуров һәм Роза Әдиятуллина  белән бергә Татарстаныбызның яшьләре җыр җырлап, биеп, төрледән-төрле зиһен сынау, күңел ачу  уеннарын уйнап күңел ача.

Һәр тапшыруда татар фольклор ансамбльлләре катнаша. Алар традицияләребезне, милли гореф гадәтләребезне саклап калып дәвам итүчеләр. Тапшыруның Кунак кызы һәм кунак егете дә төрле биремнәр үти, сынаулар уза. Эскәмиядә,чиләктә бию, тизәйткеч сөйләү, такмаклар әйтешү дисеңме, безнең кунаклар барысына да хирыс. Үткәннәребез белән якыннанрак танышасыгыз килә икән безне карарга онытмагыз.

 

Редактор:  Роза Әдиятуллина

Режиссер: Венера Иванова 

Координатлар: (843) 570-50-33



ВИДЕОАРХИВ
ТНВ

Выпуск от 28.06.2015

28 .06 2015г.
3519 просмотров

Выпуск от 21.06.2015

21 .06 2015г.
2541 просмотр

Выпуск от 14.06.2015

14 .06 2015г.
2293 просмотра

Выпуск от 07.06.2015

07 .06 2015г.
1960 просмотров

Выпуск от 31.05.2015

31 .05 2015г.
1871 просмотр

Выпуск от 24.05.2015

24 .05 2015г.
1908 просмотров

Выпуск от 15.05.2015

15 .05 2015г.
1774 просмотра

Выпуск от 03.05.2015

03 .05 2015г.
2115 просмотров

ВСЕ ПРОГРАММЫ