Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр

ВИДЕОАРХИВ

Sиңа миннән sәлам!

Якыннарыгызга бәйрәм иртәсендә нинди бүләк ясыйм икән дип аптырыйсызмы?

"Җылы сүз-җан азыгы"- диелә татар халык мәкалендә.Шуңа да кадерле кешегезнең туган көн,юбилей,я башка истәлекле вакыйгага бәйле тантанасын тапшыруыбыз аша тагын да ямьләндерә аласыз.Тамашачыларыбызга турыдан-туры эфирга шалтырату,алдан котлауларны язып калдыру һәм смс-хәбәрләр юллау мөмкинлеге бар.

Алдан килеп ирешкән котлауларны студиябезгә килгән танылган җырчылар, артистлар,шагыйрьләр,язучылар ягъни күренекле шәхесләр укый.Мондый төр котлауны ничек тапшырырга?

1.45-50 сүздән артмаган котлау тексты язабыз.

2.Әгәр сез  "Таттелеком","Телесет"абонентлары булсагыз бернинди кодларга да басмыйча(телефон номеры Татарстан Җөмһүрияте буенча гамәлдә,ягъни авыл һәм районнарда да шушы ук саннар буенча башкарыла)  8174 номеры буенча шалтыратып котлау текстын элемтә операторларына әйтеп язып калдырасыз.

3.Котлавыгыз шул атнаның шимбә я якшәмбесендә турыдан-туры эфирда кунаклар тарафыннан укыла.

4.Әлеге төр хезмәт өчен түләү кәгазе ай азагында,телефон түләүләре белән бергә килә.Бәясе НДС тан башка 2000 сум.

 

Котлау хатлары үзегезгә тәбрикләү кирәк атнаның дүшәмбесеннән башлап кына кабул ителә,ягъни ай азагында ә икенче ай өчен алдан бирү мөмкинлеге юк.

 

Котлаулар шулай ук кесә телефоннарыннан да кабул ителә

"МТС","Билайн","Мегафон"абонентлары тәбрикләү кирәк атнаның пәнҗешәмбесендә,15.00дән соң котлау текстларын әйтеп яздыра алалар.Моның өчен башта шулай ук 45-50 сүздән торган тәбрикләүне язарга,үзегезнең кесә телефоны хисабына 2000-2500 сум тирәсе акча салырга,07223 номерен җыярга,аннан соң бик игътибар белән элемтә операторын тыңлаганнан соң 1616 тамгасына басарга һәм тәбрикләвегезне әйтеп яздырырга кирәк.

Искәрмә: Әгәр дә пәнҗешәмбе көнгә кадәр котлаулар саны тулса кесә телефоннанрыннан булганнары кабул ителми.

 Шулай ук төрле аңлашылмаучылыклар килеп чыкмасын өчен

Тәбрикләү хатларын элемтә операторлары язып алганнан соң бик игътибар белән тикшерү сорала.

Турыдан туры эфирга шалтыратулар да кабул ителә,моның өчен тапшыру вакытында алда күрсәтелгән тәртип буенча "Таттелеком","Телесет"абонентлары да,кесә телефонныннан элемтә чыга аласыз.

Смс хәбәрләрне тапшыру вакытында зәңгәр экраннарның аскы өлешендәге номерлар буенча ТНВ сүзе белән башлап юлларга мөмкин.

 "Сиңа миннән сәлам"тапшыруында видеокотлау хезмәте дә эшли.

Чыгу вакыты: шимбә, 7:00, якшәмбе, 7:00

Алып баручы: Фәридә Тухватуллина

 

Тапшыру турында тулырак мәгълүматлар алу өчен редакция телефоны 570-50-32.

ВСЕ ПРОГРАММЫ