Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр

"Яңа Гасыр" ААҖ телерадиокомпаниясе үз эченә түбәндәге массакүләм мәгълүмат чараларын ала:

"Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы һәр көнне 22 сәгать буе ике дәүләт телендә - татар һәм рус телләрендә эшли. Канал үз тамашачыларына тапшыруларның төрлесен - хәбәрләр, иҗтимагый-сәяси тапшырулар гына түгел, телесериаллар, ток-шоулар, спорт матчларының һәм кызыклы тамашаларның турыдан-туры трансляцияләрен дә тәкъдим итә. Биредә дубляж студиясе тарафыннан татар теленә тәрҗемә ителгән мультипликацион фильмнар, сериаллар белән бергә безнең һәм чит ил кинематографиясенең иң яхшы үрнәкләрен дә күрергә була. Эфирда 40тан артык даими тапшыру һәм программа бар.

"Татарстан-Яңа Гасыр" каналының көчле сигналын Татарстанның һәр районында  тотып була.  Мәскәү, Екатеринбург, Ижау, Әлмәт, Төмән шәһәрләрендә хәбәрчеләр пунктлары белән беррәттән каналның Башкортстанда үзенең реклама  бүлеге  эшләп килә. Телеканал тапшырулары www.tnv.ru яңартылган сайтында on-line тәртибендә трансляцияләнә.

Үзенең 10 еллык юбилей уңаеннан "Яңа Гасыр" телерадиокомпаниясе" ААҖ "ТНВ-Планета" каналын ачып җибәрә.

"ТНВ-Планета" – Россия Федерациясе төрле регионнарында, БДБ илләрендә, чит төбәкләрдә гөмер кичерүче Татарыстанны тарихи ватаннары дип исәпләүче күпсанлы милләттәшләребез берләштерүче мәдәни-мәгърифәтче спутник телеканалы. (2002 елгы халык исәбен алу буенча, Россиядә 5,5 млн татар халкы яши. Барлыгы илдә 7,5 млн татар халкы исәпләнә).

"Болгар радиосы" – мәгълүмәти-музыкаль интерактив радио — Татарстанның барлык районнарында ишетелгән, тәүлек буе эшләүче бердән-бер мәгълүмати-музыкаль FM радиостанциясе. Иң алдынгы технологияләр кулланып эшләнгән тапшыруларны бөтен Россиядә — Калининградтан Себергә кадәр, шулай ук, Финляндия, Латвия, Литва, Румыния, Болгария, Украина, Белоруссия һәм башка илләрдә дә тыңлыйлар.

Татарстаннан читтә "Болгар радиосы"н "НТВ+" челтәренең стандарт комплексы ярдәмендә кабул итәргә һәм дөньяның төрле ноктасында радиотапшыруларны on-line режимында Интернет челтәре аша ишетергә мөмкин.