Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр

Әлмәт

Ачылу вакыты:

Татарстанның көньяк-көнчыгыш төбәге тормышын "Татарстан — Яңа Гасыр" телевидениясенең үз хәбәрчесе Фоат Гайсин яктырта.

"Татарстан — Яңа Гасыр" телекомпаниясенең хәбәрчеләр пункты 2002 елда эшли башлады.

Пункт хезмәткәрләре:

Гайсин Фоат — компаниянең үз хәбәрчесе. Казан дәүләт университетының  журналистика факультетын тәмамлаган. Телевидениедә 1977 елдан бирле эшли.

Шәфигуллин Булат — оператор.

Тел.: (8553) 32-78-18, 8-917-278-87-27.

Төбәктәге реклама хезмәте: (8553) 32-83-73.


Екатеринбург

Ачылган көне: 2007 елның 18нче июне.

"Татарстан — Яңа Гасыр" телерадиокомпаниясе Екатеринбургта хәбәрчеләр пунктын ачып, каналны коммуникация чарасы буларак, Федерация күләменә чыгаруда чираттагы бер адым ясады. Уралдагы хәбәрчеләр пунктының максаты — төп басымны татар милләтенең тормышына ясап,  Урал Федераль округында булган вакыйгаларны җитез һәм оператив рәвештә яктыртып бару. Урал төбәгендә яшәүче татарларның саны 650 меңнән артып китә. Хәбәрчеләр пунктының мәгълүмати мәнфәгатьләрен дөнья һәм илкүләм вакыйгалар, Урал Федераль округында Татарстан Җөмһүриятенең беренче затлары эшчәнлеге, төбәктәге татар җәмәгатьчелегенең тормышы тәшкил итә. Хәзер тамашачыларыбыз "Татарстан хәбәрләре", "Новости Татарстана", "7 дней" тапшыруларын карап, Татарстан белән тыгыз элемтәдә торучы төбәкнең көндәлек тормышы белән танышып бара ала. 

 

Пункт хезмәткәрләре:

Әлфия Габдешева — корпункт директоры, корреспондент. Пермь төбәгендәге басма һәм электрон матбугатта 13 елдан артык эш тәҗрибәсе бар. Журналист булып эшләгән дәвердә ике тапкыр радио һәм телевидениенең Пермь Ассоцияциясе оештырган "Би-Би-Си" семинарларында булган. 2004нче елда Түбән Новгородта узган региональ радиостанцияләр фестивалендә "Кечкенә шәһәр тормышын иң яхшы яктыртучы" номинациясендә махсус бүләк иясе. 2005нче елда Мәскәүдә Бөтенроссия региональ радиостанцияләр фестивалендә җиңүче. Иҗади эшчәнлеген телевидениедә дәвам итүне уңышлы дип саный.

Идел Идрисов — монтажер-телеоператор. Идел телевидениегә кадәр музыкаль гимназиядә кларнет сыйныфында укыган. Аның әле ветеринар һәнәре буенча да тәмамланмаган белеме бар. Телевидениедә 2005нче елдан эшли. "Яңа Гасыр" каналына БСТ (Уфа шәһәре) һәм Екатеринбургтагы "Дүртенче канал"дан килә. Аның сүзләренә караганда, телевидение өлкәсендә эшләү аңа аеруча куаныч китерә. 

 

"Татарстан — Яңа Гасыр" телевидениесенең Свердловск өлкәсендә күрсәтүе:

"Татарстан — Яңа Гасыр" каналының телевизион сигналы кабельле челтәрләр ярдәмендә Свердловск өлкәсендә 12 шәһәрдә кабул ителә. 50дән артык торак пунктында (күбесенчә авылларда) күмәкләшеп карау урыннары оештырылган. Каналның тапшырулар тәртибе "Областная газета"да бастырыла.

"Яңа Гасыр" радиосы тапшыруларын Екатеринбургның "Город" радиоканалы сынау тәртибендә трансляцияли. Көн саен Мәскәү вакыты белән 17 сәгатьтән алып 20 сәгатькә кадәр урта дулкыннарның 909 кГц (330) ешлыгында иң яхшы татар җырларын, соңгы хәбәрләрне һәм туган телдә җанлы аралашуны ишетергә була.

 

Хәбәрчеләр пунктының адресы: 620077 Екатеринбург шәһәре, Сакко һәм Ванцетти урамы, 24нче йорт (Татарстан Җөмһүриятенең Свердовск өлкәсендәге даими Вәкиллеге бинасы)

Элемтә өчен телефон: (343) 371-14-89, 8-922-168-05-95.

Электрон адрес: AlfiyaAG@rambler.ru 


Ижау

Пункт хезмәткәрләре:

Шәрипов Ирек Илдус улы — директор, хәбәрче.

Гобәйдуллин Ренат Шамил улы - оператор, монтажлаучы.

Адрес: 426011 Ижау шәһ., Пастухов ур., 13, "Яңарыш" газетасы редакциясе. 

Телефон: (3412) 51-09-98. 

Факс: (3412) 78-35-43.

E-mail: yanarysh@idz.ru 


Мәскәү

Ачылу вакыты: хәбәрчеләр пунктын ачу турындагы карар Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты тарафыннан 2000 елның 20нче маенда кабул ителде.

Мәскәүдә хәбәрчеләр пунктын ачу Россия башкаласында булган мөһим вакыйгаларны оператив рәвештә яктыртырга мөмкинлек бирде. Хәзерге вакытта Мәскәүдә һәм Мәскәү өлкәсендә 1,5 миллионнан артык татар яши. Алар өчен "Татарстан — Яңа Гасыр" телевидениесе чын мәгънәсендә туган яклары белән тоташтыручы күпер, татар халкының — милләттәшләренең мәдәнияте, теле, тормышы турында сөйләүче мәгълүмат чыганагы булып тора. Хәбәрчеләр пункты үз алдына дәүләт органнары эшчәнлеге, хөкүмәтнең мөһим карарлары, Мәскәүдәге татар диаспорасы тормышы, федераль масштабтагы чаралар турындагы яңалыкларны вакытында, кайнар килеш яктырту максатын куя. Хәбәрчеләр пункты хезмәткәрләре алдында җаваплы бурыч — Татарстанның "сулышын" тоеп һәм тамашачыларның ышанычын аклап эшләү.

 

Хезмәткәрләр:  

Газалиева Динә Әлиф кызы — хәбәрчеләр пункты директоры. "Татарстан — Яңа Гасыр" каналында "Новости Татарстана" тапшыруында канал ачылган көннән бирле эшләгән. КДУның журналистика һәм социология факультетын тәмамлаган, икенче югары белемне РФ Тышкы эшләр министрылыгының Мәскәү Дәүләт Халыкара Мөнәсәбәтләр Институтында (МГИМО) алган. Динә Казанны бик ярата, шәһәрдә калган дусларын, коллегаларын бик сагына. Җае чыккан саен балачагы узган калага кайтырга тырыша. 

 

Хәбәрчеләр пунктының адресы:

109172 Мәскәү шәһәре, Третий Котельнический тыкрыгы, 13/15нче йорт, 1нче бина.  

Элемтә өчен телефон: (495) 915-52-00 (факс)

E-mail: msk-tnv@mail.ru


Төмән

Ачылган көне: 2010 елның 20нче сентябре.

Төмәндәге бу корпункт ярдәмендә тамашачылар төбәк яңалыклары, татар диаспораларының яшәеше, җитәкчеләрнең эшчәнлеге белән танышып бара алачак. Әлеге темаларны яктырткан репортажлар "Новости Татарстана", "Татарстан хәбәрләре", "Татарлар", "Хәерле иртә!", "Доброе утро!" тапшыруларында күрсәтеләчәк.

 

Корпунктның хезмәткәрләре:

Гараев Артур Альберт улы — корпункт хәбәрчесе, директоры. Журналистика өлкәсендә тәҗрибәсе 6 елдан артык. 2006 елда ТР ЭЭМ тарафыннан каләм осталары арасында оештырылган “Калкан һәм кылыч” бәйгесендә “Шундый эш” номинациясендә махсус бүләккә ия булды. 2009 елда Идел-Урал хәрби базасында кыен шартларда исән калу курсларын узды һәм дөньяның теләсә кайсы кайнар нокталарына керергә мөмкинлек бирүче диплом иясе булды. Ике елга якын федераль НТВ каналының “ЧП” тапшыруында продюссер-хәбәрче булып эшләде

Нигъмәтуллин Рамиль Гайдар улы — оператор-монтажер. Эш тәҗрибәсе 9 елдан артык. 2006 елда Мәскәүдәге "Интерньюс" оператор осталыгы курсларында укыды. Ике елдан артык Федераль “Бишенче канал”да видеооператор булып эшләде. Ләкин туган телгә мәхәббәт аны “Татарстан — Яңа Гасыр” телеканалының корпунктына алып килде.

Корпунктның адресы: Төмән шәһәре, Щербакова урамы, 88нче а йорты, 309нчы бүлмә.

Телефоны һәм факсы: (3452) 55-03-28, 8-929-267-41-48, 8-917-913-20-02.

E-mail: tnv_tumen@mail.ru


Уфа

Ачылу вакыты

2011 нче елның апрельаеннан алып Уфада хәбәрчеләр пункты эшли башлады. Башкортстан белән безнең республиканың бәйләнешләре тыгыз, шуңа күрә, хәбәрчеләр пукнкты ачылуы - ике республиканың аралашуы яңа дәрәҗәгә чыга.

Хезмәткәрләр:

Башкортстан, Уфа шәһәре, Зәки Вәлиди урамы, 64/2. Тел.: 8-929-755-26-61, тел/факс (347)246-49-64. Е-mail: tnv-ufa@mail.ru

Директоры - хәбәрче Фаткуллин Фаниз

Яр Чаллы

Ачылган көне: 15 января 2013 года

Корпунктның хезмәткәрләре:

Илшат Әюпов - корпункт хәбәрчесе, директоры

Рөстәм Точин - оператор-монтажер

Корпунктның адресы: Яр Чаллы шәһәре,Хәсән Туфан урамы,16нчы а йорты, 308нче бүлмә

Телефоны һәм факсы: (8552) 47-47-82

Кесә телефоы: 8-917-259-01-74

E-mail: tnv-chelny@mail.ru

Золотая сотня. Предприниматель года. Очередной этап Международного музыкального конкурса «Silk Way Star»