Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр

Екатеринбург

Ачылган көне: 2007 елның 18нче июне.

"Татарстан — Яңа Гасыр" телерадиокомпаниясе Екатеринбургта хәбәрчеләр пунктын ачып, каналны коммуникация чарасы буларак, Федерация күләменә чыгаруда чираттагы бер адым ясады. Уралдагы хәбәрчеләр пунктының максаты — төп басымны татар милләтенең тормышына ясап,  Урал Федераль округында булган вакыйгаларны җитез һәм оператив рәвештә яктыртып бару. Урал төбәгендә яшәүче татарларның саны 650 меңнән артып китә. Хәбәрчеләр пунктының мәгълүмати мәнфәгатьләрен дөнья һәм илкүләм вакыйгалар, Урал Федераль округында Татарстан Җөмһүриятенең беренче затлары эшчәнлеге, төбәктәге татар җәмәгатьчелегенең тормышы тәшкил итә. Хәзер тамашачыларыбыз "Татарстан хәбәрләре", "Новости Татарстана", "7 дней" тапшыруларын карап, Татарстан белән тыгыз элемтәдә торучы төбәкнең көндәлек тормышы белән танышып бара ала. 

 

Пункт хезмәткәрләре:

Әлфия Габдешева — корпункт директоры, корреспондент. Пермь төбәгендәге басма һәм электрон матбугатта 13 елдан артык эш тәҗрибәсе бар. Журналист булып эшләгән дәвердә ике тапкыр радио һәм телевидениенең Пермь Ассоцияциясе оештырган "Би-Би-Си" семинарларында булган. 2004нче елда Түбән Новгородта узган региональ радиостанцияләр фестивалендә "Кечкенә шәһәр тормышын иң яхшы яктыртучы" номинациясендә махсус бүләк иясе. 2005нче елда Мәскәүдә Бөтенроссия региональ радиостанцияләр фестивалендә җиңүче. Иҗади эшчәнлеген телевидениедә дәвам итүне уңышлы дип саный.

Идел Идрисов — монтажер-телеоператор. Идел телевидениегә кадәр музыкаль гимназиядә кларнет сыйныфында укыган. Аның әле ветеринар һәнәре буенча да тәмамланмаган белеме бар. Телевидениедә 2005нче елдан эшли. "Яңа Гасыр" каналына БСТ (Уфа шәһәре) һәм Екатеринбургтагы "Дүртенче канал"дан килә. Аның сүзләренә караганда, телевидение өлкәсендә эшләү аңа аеруча куаныч китерә. 

 

"Татарстан — Яңа Гасыр" телевидениесенең Свердловск өлкәсендә күрсәтүе:

"Татарстан — Яңа Гасыр" каналының телевизион сигналы кабельле челтәрләр ярдәмендә Свердловск өлкәсендә 12 шәһәрдә кабул ителә. 50дән артык торак пунктында (күбесенчә авылларда) күмәкләшеп карау урыннары оештырылган. Каналның тапшырулар тәртибе "Областная газета"да бастырыла.

"Яңа Гасыр" радиосы тапшыруларын Екатеринбургның "Город" радиоканалы сынау тәртибендә трансляцияли. Көн саен Мәскәү вакыты белән 17 сәгатьтән алып 20 сәгатькә кадәр урта дулкыннарның 909 кГц (330) ешлыгында иң яхшы татар җырларын, соңгы хәбәрләрне һәм туган телдә җанлы аралашуны ишетергә була.

 

Хәбәрчеләр пунктының адресы: 620077 Екатеринбург шәһәре, Сакко һәм Ванцетти урамы, 24нче йорт (Татарстан Җөмһүриятенең Свердовск өлкәсендәге даими Вәкиллеге бинасы)

Элемтә өчен телефон: (343) 371-14-89, 8-922-168-05-95.

Электрон адрес: AlfiyaAG@rambler.ru 


Золотая сотня. Предприниматель года. Очередной этап Международного музыкального конкурса «Silk Way Star»