Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Анонслар
30.05.2014

100. Картаерга сәбәп юк.

Менә сезгә табышмак. Аның зәңгәр экраннарга чыга башлавына 3 ел. Анда нибары 3 кеше генә катнаша. Моңарчы нибары 3 катнашучы гына аны җиңеп төп приз - машинага лаек булды. Сүз нәрсә турында барганын әле һаман да белмисезме? Алайса дәвам итәбез:

Өстән-аска да, сулдан-уңга

Сыный уенчыларны Җәвит ага.

ТНВдагы тапшыру - шартлаткыч

Ә исеме аның - БАШВАТКЫЧ.

Әлеге тапшыруны болай "мактавыбызның" сәбәбе нидә? Чөнки майның соңгы шимбәсендә "Башваткыч"ның 100нче, юбилей чыгарылышы күрсәтеләчәк. Шул уңайдан бер-ике кызыклы мәгълүмат. Үткән вакыт эчендә тапшыру музеена 7,5 килограмм чәк-чәк, 28 гөбәдия, Вәли әфәнденең ишегалдыннан тотып алынган 3 каклаган каз, Мәләкәс авылының данлыклы сыерыннан 3 бидон сөт, Әгерҗе каеннарыннан җыелган бер мунча себеркесе бүләк ителде.

Алып баручы сорауларына 297 катнашучы җавап бирде. Залда барлыгы 785 җанатар утырды. Меңләгән тамашачы зәңгәр экраннар аша әлеге уеннар белән ләззәтләнде.

Җәвит Шакиров өстендә төп-төгәл 99 күлмәк алышынды. Аның белән берлектә 48 бию, 32 җыр җырланды. Тапшырулар барышында 3 машина отылды. Җиңүчеләр рәтендә гади студент, атаклы язучы һәм талантлы җырчы.

Язның соңгы көне, 31 май, 19:00. "Башваткыч" тапшыруының 100нче чыгарылышы. Катнашучылар Татарстанның иң көчле, акыллы, зирәк китапханәчеләре. Һәм алар көрәшкә баса. Арча, Казан, Түбән Кама - кайсы җиңәр? Карамый калмагыз.

 


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20