Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Конкурс "Айда на ТНВ" Конкурс "Талант" Реклама
Анонслар
11.12.2013

16 декабрьдә 18:30 Г.Тукай исемендәге татар Филармониясендә "Караоке татарча"

3 декабрь көнне «Болгар радиосы» тавыш яздыру студиясендә «Караоке татарча» программасы кысаларында кастинг узды. Чарага 30 катнашучы килде, ләкин алар арасында 13 кеше генә Габдулла Тукай исемендәге татар Филармониясендә танылган татар җырчылары белән бер сәхнәдә җырлау мөмкинлегенә лаек булды.

Ә хәзер инде бәхетлеләрне яңа сынау көтә - 16 декабрьдә алар танылган татар эстрадасы җырчылары: Хәния Фәрхи, Нәфкать Нигъмәтуллин, Гүзәл Уразова, Илдар Хәкимов, Зөхрә Шәрифуллина, Римма Ибрагимова, ИлСаф белән чыгыш ясыячаклар. Бары тик бу кичәдә генә тамашачыларның да башкаручыларга кушылып җырларга мөмкинлеге була. Ышаныгыз, Яңа ел алдыннан хыяллар чынга аша! Яраткан җырчыгыз белән бергә кушылып җырлау мөмкинлеген кулдан ычкындырмагыз! Караокеда танылган татар эстрадасы җырчылары белән җырларга теләсәгез, 16 декабрьдә 18 сәгать 30 минутта Габдулла Тукай исемендәге татар Филармониясе сәхнәсенә килми калмагыз!

Белешмәләр өчен телефон: (843) 277−18−22


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Васил Загитович интервью на татарском Минимисс Уткэннэр сагындыра. Концерт 26 апреля Кос-Химия достижений 2 КОС_химия достижений