Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Анонслар
24.08.2007

5 ЕЛ ЭФИРДА!

Туган көндә теләкләр кабул була. Софья исемле нәни кызның да, үзенең биш яше тулган көнне телевидениедә булып, аның серләренә төшенәсе, яраткан мультфильм геройларын, "Күчтәнәч" тапшыруынннан дәү әни һәм дәү әтине, "Хочу мультфильм!" тапшыруындагы көнгерә баласы Кеняны бик тә күрәсе килде. Әлбәттә инде, аның хыяллары чынга аша! Телемарафонның алып баручылары Гөлнара Тимуршина, Марсель Әхмәдуллин һәм Әдилә Һадиева белән бергәләп Софья телевидение буйлап сәяхәт итәчәк: тапшырулар языла торган студиядә булып, аларны монтажлау - эфирга әзерләүне, төрле телевизион хезмәткәрләрнең ничек, ниләр эшләүләрен үз күзләре белән күрәчәк. Аннан соң кызчык "Татарстан - Яңа Гасыр" телерадиокомпаниясе белән бер көндә - 2002 елның 26нчы августында туган балалар җыелган бәйрәм студиясендә булачак. Марафонның әлеге өлешендә телевизор караучылар "Татарстан - Яңа Гасыр" алып баручыларының биш яшьлек вакытларын, телевидение хезмәткәрләренең балалары Сабан туен күрә, Татарстанның нәни чибәркәе белән таныша, Татарстан телевидениесе тарихына экскурсия ясый алачаклар.

"Татарстан - Яңа Гасыр"ның туган көнен телеканалның "Новости Татарстана", "Татарстан хәбәрләре" программалары, әдәби-музыкаль редакция һәм "Яңа Гасыр" радиосыннан йолдызлы КВН дәвам итә.

Телемарафонның кичке студиясендә көзен - яңа сезондагы үзгәрешләр турында сүз барачак. Яңа телевизион проектлар - "Бирегез мәйдан!" - Фәрит Бикчәнтәев һәм Замирә Гәрәева белән театраль шоу-уены, "ШОУлы шар" - Җәвит Шакиров белән татар эстрадасы һәм театр артистлары катнашында бильярд чемпионаты, "Яланаяклы кыз" сериалының дәвамы, "Регион 116" проектының презентациясе булачак. Яңа сезонда "Татарстан - Яңа Гасыр" каналының стиле, логотибы, слоганы, гомумән, дизайны үзгәрә. Эфирда яңа алып баручылар пәйда була.

Марафонның финалы телевизор караучы тамашачыларга татар эстрада йолдызлары катнашында ретро-концерт тәкъдим итә. Төн уртасында "SMS-шоу Life" проекты кысаларында "Татарстан - Яңа Гасыр" телерадиокомпаниясен популяр "Волга-Волга" төркеме котлаячак.


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20