Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Анонслар
24.08.2013

Абриколь, дуплет, кий, свояк…

Әлеге сүзләрең нәрсә аңлатканнарын театр һәм эстрада артистлары сөйләячәк.

“Татарстан-Яңа Гасыр” телерадиокомпаниясе “Мәдәният дөньясында” тапшыруы кысаларында инде менә берничә ел рәттән төрле ярышлар, чаралар үткәрә. Иң башта “Лаеш шулпасы”, “Арча сабантуе”, “Кышкы сабантуй”, минифутбол, волейбол... Чират бильярдка да килеп җитте.

Шунысын әйтеп узу мөһим. “Мәдәният дөньясында” тапшыруы быел 10 еллык кечкенә генә юбилеен үткәрә. Театр һәм эстраданың популяр артистлары арасында уткәрелә торган бильярд турниры да шушы уңайдан.

Димәк, “Мәдәният дөньясында” кубогының иясе кем булыр?  Вил Усманов, Азат Тимершәех, Зөфәр Хәйретдинов, Илдар Сафиуллин, Вадим Захаров, Гамил Әсхәдулла, Рөстәм Рахманкул, Искәндәр Хәйруллин бу сорауга җавап бирәчәк. Кубокның кемгә эләчәген беләсегез килсә, якшәмбе көнне, 25 августта, 15:00дә “Татарстан-Яңа Гасыр” телеканалын кабызып “Мәдәният дөньясында” тапшыруын карарга онытмагыз.   


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20