Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Анонслар
21.11.2014

Альберт Шакировның тарихка яңа сәяхәте

 "Без тарихта эзлебез" тапшыруның киләсе чыгарылышы  Кукмара төбәгенең тарихына багышлана.

Район 1930 елда төзелгән. Тикшеренүләр нәтиҗәсендә Кукмарага кимендә 700 ел булыр дип уйлыйлар. Археологлар Кукмара районы һәйкәлләрен өйрәнәләр һәм казу эшләре алып барып поселок белән янәшә чаңгы трассасы тирәсендә, тау итәгендә кешеләр яшәгән урынны табалар. Казу эшләре барышында Казан ханлыгы чорындагы XVII-XVIII гасырдагы ялтыравык йөгертелгән төсле керамика кисәкләре табылган. Шулай ук кирпеч корылмаларның калдыклары, металл һәм пыяла, тимер әйберләр, керамик савыт-саба, XIII- XVI һәм XVII- XIX гасыр датасы куелган пыяла кисәкләре һәм башка уникаль предметлар очраган. Үрәсбаш авылында яхшы эшкәртелгән һәм шомартылган чакма таштан ясалган эш коралы, Салтык-Ерыклыда мезолит чорының ак чакма ташыннан ясалган пычак формасындагы пластинка, Мәчкәрә авылында сөяк гарпун, бакыр акчалар (XIV гасырныкы) һәм башка күптөрле предметлар табылган. Зур Кукмара авылыннан ерак түгел тау куышлыгында шәһәрчек булуы ачыкланды. Янсыбы авылы янында урта гасыр курганы барлыгы билгеле була. НырьяТуембашһәм башка авыллар, Кукмара поселогы янында Алтын Урда һәм Казан ханлыгы чорында кешеләр яшәгән зур урын булган.

Кукмара төбәге тарихы "Без тарихта эзлебез" тапшыруында. Карамый калмагыз! 23 ноябрь көнне 17:00.


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20