Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Анонслар
12.03.2012

"Аулак өй"

"Аулак өй" тапшыруы ул - җырлы-биюле көлкеле тамаша, шоу.  

Татар милләтенең йөзек кашы булган аулак өйләрдә уйналган уеннар, җырланган җырлар, такмаклар бары тарихта гына калып бара сыман. Моны булдырмас өчен һәм дә әби-бабаларыбыздан калган гореф-гадәтләребезне, милли йолаларыбызны, мирасыбызны дәвам итү максатыннан “Татарстан – Яңа Гасыр” телеканалында "Аулак өй" тапшыруы старт алды.    

  "Аулак өй"дә тик кенә утырмаганнар, безнең тапшыруыбызда да тик моңаеп утырып торучы кеше юк. Биредә аулак өй хуҗалары Зөлфәт Зиннуров һәм Роза Әдиятуллина  белән бергә Татарстаныбызның яшьләре җыр җырлап, биеп, төрледән-төрле зиһен сынау, күңел ачу  уеннарын уйнап күңел ача.

Һәр тапшыруда татар фольклор ансамбльлләре катнаша. Алар традицияләребезне, милли гореф гадәтләребезне саклап калып дәвам итүчеләр. Тапшыруның Кунак кызы һәм кунак егете дә төрле биремнәр үти, сынаулар уза. Эскәмиядә,чиләктә бию, тизәйткеч сөйләү, такмаклар әйтешү дисеңме, безнең кунаклар барысына да хирыс. Үткәннәребез белән якыннанрак танышасыгыз килә икән безне карарга онытмагыз.

Чыгу вакыты: 20.30. Һәр җомга һәм якшәмбе

Продюсер һәм идея авторы: Айтуганова Миляуша

Редактор: Адиятуллина Роза

Режиссер: Иванова Венера

Ведущие: Зөлфәт Зиннуров, Роза Әдиятуллина


Координатлар: (843) 570-50-33


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20