Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив #МИЛЛИПРЕМИЯ2018 Новости Реклама #АЙДАНАТНВ2019
Анонслар
18.10.2013

Тәҗрибә туплау һәм хезмәттәшлеккә килешү төзү максатыннан «Татарстан-Яңа гасыр» телерадиокомпаниясенә Ингушетиядән делегация килеп китте. Күптән түгел анда да ике телдә алып барылучы республика күләмендәге канал ачылган. Иҗат кешеләреннән тыш, журналистларны телевизион тапшыруларны оештыру мәсьәләләре һәм оешманың техник ягы да кызыксындырды. Делегация телерадиокомпаниянең редакцияләре, шул исәптән, «Татарстан хәбәрләре» белән танышты, ахырда, «Татарстан — Яңа гасыр» җитәкчелеге белән очрашты.


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!