Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Анонслар
29.11.2013

Башкаручыларны милли музыка премиясенең махсус сыны, ә авторларны диплом белән бүләклиячәкләр

2013 елның апрель аеннан башлап, “ТНВ-Татарстан” каналының “Музыкаль дистә” тапшыруы кысаларында тамашачылар үзләренә ошаган иң яхшы башкаручы өчен тавыш биреп барды. Тавыш бирүләр нәтиҗәсендә, халык мәхәббәтен яулаган 21 җырчы билгеләп алынды. 1 декабрь көнне, “Пирамида” күңел ачу комплексында “Болгар” радиосы милли музыка премиясен тапшыру тантанасын уздырачак. Бүген журналистларга, бу хакта, Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы “Татмедиа” брифинг-залында узган матбугат конференциясендә “Яңа гасыр” ТРК ААҖнең генераль директор урынбасары Миләүшә Айтуганова җиткерде.
“Радиода иң күп соралган һәм популярлык казанган җырларның исемлеген төзибез. Әгәр әлеге җырларның видеовариантлары бар икән – бу клиплар, концерт язмалары булырга мөмкин – без аларны хит-парадка кертәбез. Хит-парадтагы җырларны, тавыш бирү юлы белән, тамашачы үзе сайлый”, - дип белдерде “Яңа гасыр” ТРК ААҖнең генераль директорының радио буенча урынбасары Илнур Фәйзрахманов.
Миләүшә Айтуганова тавыш бирү системасының гадел булуы хакында искәртеп узды, аның сүзләренчә, тавыш бирү системасына компаниянең бернинди дә катнашы юк. “Тавыш бирүләрне “Цифровые технологии” компаниясе кабул итә. Без, турыдан-туры эфирда, берничек тә тавыш өстәп куя алмыйбыз”, - дип ассызыклады ул.
Тантананың максатын, оештыручылар, “Болгар радиосы”н популярлаштыру, аның рейтингын күтәрү дип билгеләде. Аларның сүзләренчә, мондый зур чара уздыру рейтингка да уңай йогынты ясарга тиеш.
Милли музыка премиясен тапшыру чарасының сценарий авторлары – Matbugat.ru порталын оештыручы, журналист Данил Сәфәров һәм шагыйрә, “Шәһри Казан” газетасы журналисты Гөлнара Җәлилова. “Концертларда, еш кына, алып баручыларның чыгышлары ясалмалылыкка корылган, алар үзләрен тормыштагы кебек тотмыйлар. Сценарий язганда, авторларга куелган төп максат – алып баручыларны, тормышта нинди – шундый итеп ачу иде, ягъни, алып баручылар, без радио-эфирыннан, экраннан күреп-ишетеп торган образларында булачаклар”, - дип белдерде, Илнур Фәйзрахманов.
Сценарийның күпчелек өлешен Гөлнара Җәлилова язган, ә менә юморны Данил Сәфәров өстәгән.
“Сценарий язу мөрәҗәгате белән чыгуларын зур җаваплылык итеп кабул иттем. Дөресен әйткәндә, концертлар һәм тантаналар еш булып тора. Шунлыктан, кешене мондый чара уздырып кына шаккаттыру авыр. Нәрсәдер уйлап чыгарырга, кызыклырак итәргә кирәк. Сценарий язарга алынганда моны күз уңында тоттым”, - диде Данил Сәфәров.
Апрельдән башлап нояберьгә кадәр булган 7 айның 21 җиңүчесенә Милли музыкаль премия статуэткасы биреләчәк. Оештыручыларның сүзләренә караганда, статуэткада сүрәтләнгән күккә омтылучы йолдыз сыны – татар сәнгатенең югарыга омтылуын символлаштыра. Хит-парадта җиңү яулаган җырларның авторлары да сәхнәгә күтәреләчәк. Алар диплом белән бүләкләнер дип көтелә.
Татарстанның атказанган артисткасы Венера Ганиева, чараның тагын бер үзенчәлеге турында сөйләде: “Сәхнәдә төрле буын артистлары катнашачак. Яшьләр белән өлкәннәрнең бер проектта катнашып, төрле буыннарның бер бәйләнештә булуы – бик әйбәт күренеш. Өлкән артистларны мондый чараларда катнаштыру кирәк”, - диде ул.
Бәйгедә җиңү яулаучылар, теләге булса, алдагы елларда да катнаша ала, тик бер таләп бар – яңа җырлар яздырган очракта гына. “Әлеге премиягә лаек булу - эшләгән эшебезнең нәтиҗәсен бәяләргә мөмкинлек бирә. Бәйге җырчыларга яңа үрләргә омтылуда ярдәм итә”, - диде, Татарстанның атказанган артисты ИлСаф.
Концертта өч алып баручы булачак.: Алия, Айсылу Хаҗиева һәм Рөстәм Гайзуллин. Аларның образлары Владимир Штольцның матурлык студиясе тарафыннан уйланыла. Сәхнәдә чыгыш ясаучылар һәм биючеләр белән исә, стилист Ләйсән Хаҗиева эшли.
Билет бәяләре – 1000 сумнан 2000 сумга кадәр булачак. Проектны 14 иганәче ярдәме белән тормышка ашырганнар, ләкин гомуми чыгымнарның күләмен, оештыручылар сер итеп калдырды.

(Татар-информ) 


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20