Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Анонслар
25.11.2013

Беренче татарча ситком "Тамак" сериалы

«ТНВ» каналында яңа проект ачыла. Ул да булса, беренче татарча ситком “Тамак” сериалы. Проектның режиссеры Илдар Каримов. 
Сериалның төп герое Руслан исемле яшь егет. Барлык күренеш тә, нәкъ менә шул егет, кафе һәм аның кунаклары арасында әйләнә. Сериал шулай ук, төрле төбәктә яшәүче татарларның тормышын да яктыртуга каралган.

Иң кызыгы шунда, әлеге яңа проектта Татарстанның яраткан артистлары да катнаша. Сериалда исә, алар үзләренең танылган образларында тамашачы алдына килеп баса. Бу, караучыларда аеруча кызыксыну уятыр дип көтелә.
Фильм “Яңа гасыр” каналында 25 ноябрь көнне эфирга чыга. Карамый калмагыз!


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Золотая сотня. Предприниматель года. Очередной этап Международного музыкального конкурса «Silk Way Star»