Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Анонслар
29.11.2012

"Безнең чыршы" гаилә конкурсы

"Болгар радиосы"ның "Сөенче" тапшыруыннан  "Безнең чыршы" гаилә  конкурсы.

Яңа елга әзерләнәбез. 20 нче декабрьгә кадәр гаиләгез белән бергәләп  бизәгән чыршы, үз кулларыгыз белән ясаган чыршы уенчыклары фотосын  безгә җибәрегез. 21 еннән 28енә кадәр bolgarradio.com сайтында үзенчәлекле фотолар өчен тавыш бирегез. Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы 29 декабрь – “Болгар радиосы” студиясендә.

bolgarradio@mail.ru , шулай ук  420015. М.Горький урамы, 15 йорт  адресы буенча фотоларыгызны көтәбез.

Безнең максат:  гаилә кыйммәтләрен алгы планга куеп, әти – әни һәм балаларның вакытларын бергәләп үткәрү, актив тормыш алып баруларын үрнәк итеп күрсәтү.

Конкурста мәктәпкәчә һәм мәктәп яшендәге балалары булган һәр гаилә катнаша ала. Акциядә  "Болгар радиосы" һәм "Яңа Гасыр" телерадиокомпаниясе" хезмәткәрләре әйдәп баручылар ролендә, конкурстан тыш кына катнашырга мөмкин.

Конкурсның номинацияләре:

-         "Иң матур чыршы"  – иң матур бизәлгән чыршы фотосы;

-          "Иң сакчыл гаилә" – табигатькә зыян салмый бизәлгән чыршы;

-         "Тылсымлы куллар" - балалар әти – әниләре белән бергәләп ясаган чыршы уенчыклары фотолары; 

Җиңүчеләр тавыш бирү нәтиҗәсе буенча билгеләнә. Шулай ук оештыручылар тарафыннан отышлы фотолар сайлап алына.

Конкурска теләктәшлек "Сабантуй" газетасы һәм "Тылсымлы куллар" журналыннан.

Игътибар: конкурска килгән фотоларны оештыручылар төрле акцияләр уздырганда файдаланырга мөмкин.

Фото җибәргәндә түбәндәге анкетаны тутыру шарт:

1.    Исем, фамилиягез

2.    Фотога кыскача аңлатма

3.    Элемтәгә керү өчен телефон номерыгыз, адресыгыз


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20