Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Анонслар
21.11.2012

“Бир бишне!” акциясе

  Үзенең 10 еллык юбилее кысаларында “Татарстан – Яңа Гасыр”  телерадиокомпаниясендә бүген тагын бер бәйрәм. 21 ноябрь, Бөтендөнья телевидение көнендә, без ТНВ каналы логотипының туган көнен – 5 яшьлек юбилеен билгеләп үтәбез. Әлеге бәйрәмнең символы - дуслыкны һәм ачык күңеллелекне чагылдыручы  яшел уч төбе. Бу чарага әзерләнү инде күптәннән башланды. Бер атна алдан, компаниянең диварларында яшел төстәге перчаткалар барлыкка килде, актив рәвештә агитация эше алып барылды. Акциянең төп максаты: бердәмлек хисен уяту. Төп шарт - киемдә яшел төс булу. Традициягә әйләнеп киткән әлеге акция быел “Бир бишне!” исеме астында узды. Бүген “Татарстан – Яңа Гасыр” телеканалы хезмәткәрләре яшел төсле киемнәрдән килделәр. Аларга ишектән керү белән яшел чәй таратылды. Көннең икенче яртысында ТНВ бинасы буйлап  “Яшел рейд” дип исемләнгән жюри чыкты. Алар һәр кабинетка кереп яшелдән киенгән хезмәткәрләргә баллы конфетлар тутырылган яшел төстәге перчаткалар тараттылар, бер-берсен әлеге күңелле бәйрәм белән котладылар. Бу көннең кульминацион моменты “Татарстан – Яңа Гасыр” телерадиокомпаниясенең генераль директоры Илшат Юныс улы Әминов истәлекле тактада үзенең “кулын” калдырды.

  Шулай итеп ТНВ хезмәткәрләре бер-берсен Бөтендөнья телевидения көне һәм  "Татарстан- Яңа Гасыр"  телеканалы логотибының 5 яшьлек юбилее белән котладылар, һәркемгә яхшы кәеф тараттылар.

   Бүгенге көннән көч алып, компанияның хезмәткәрләре тагын да тырышып эшли башлыячаклар дип, өметләнеп калабыз. Әле алда  безне яңа үрләр, яңа уңышлар көтә.


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20