Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Анонслар
21.05.2012

"Бәллүр каләм" XV журналистлык конкурсы йомгаклары

19 май – Татарстан Республикасы матбугаты көнендә, "Пирамида" мәдәни-күңел ачу комплексында республиканың "Бәллүр каләм – Хрустальное перо" XV журналистлык конкурсы йомгаклары игълан ителде. Матбугат көнендә уздырыла торган традицион массакүләм мәгълүмат чаралары медиафорумы кысаларында җиңүчеләр игълан ителгәнче, ТР Премьер-министры Илдар Халиков Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның матбугатчыларны һөнәри бәйрәмнәре белән котлавын игълан итте. "Бәллүр каләм" очы тагын да очлайды, бу конкурсның исем-атамасын заман технологияләренә яраштырып үзгәртергә кирәк түгел, дигән фикер белдерде.

Барлыгы 12 номинациядән торган конкурста, ә аларның һәркайсында 2шәр, 3әр иҗатчы билгеләнгән булып, бер номинациядә генә 8 кеше бүләкләнде.

Алар арасында "Яңа Гасыр" телерадиокомпаниясе хезмәткәрләре дә лаеклы урынны алдылар.

"Журналистикада исем" номинациясендә Шәмсия Җиһангирова "Болгар радиосы"нда "Яшәү яме" һәм "Хәерле иртә!" тапшырулары алып баручысы) һәм  Энҗе Шәйхетдинова ("Яңа Гасыр" каналында "Кара-каршы" тапшыруы алып баручысы) бүләкләнделәр.

Махсус "Дебют" номинациясендә "Татарстан хәбәрләре" тапшыруының хәбәрчесе  Алмаз Гафиятовны билгеләп үттеләр.


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20