Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Анонслар
15.12.2014

“Болгар радиосы” II милли музыкаль премиясенә лаеклылар игълан ителде, арада тамашачылар күңеленә үтеп кергән җырчы Ришат Төхфәтуллин булды

Казанның “Пирамида” комплексында “Болгар радиосы” II милли премиясен тапшыру тантанасы булды.

Михаил Зощенконың “Двенадцать стульев” әсәре нигезендәге сценарий буенча барган тамаша-концертта унөч урындык (бүген 13е булганга, диде алып баручылар) анда, сәнгатьчеләр кебек үк, күз уңдында булды. Урындыкка “яшерелгән” алтынны эзләүче Остап Бендер, ә алар икәү булып чыкты (берсе Биектау районы Калинино, икенчесе Лаеш районы Усад авылыннан, имеш), соңыннан хәзинәне башкада – җырларда тапты. Ә алар “ТНВ” телевидениесе һәм “Болгар радиосы”ндагы “Музыкаль дистә” конкурсында быел һәр айны 3 урынга чыккан 36 җыр булып, аларны башкаручылар да, җыр авторлары да “Пирамида” сәхнәсенә чакырып бүләкләнде, җиңүче җырлар “Казан нуры” халык уен кораллары оркестрына, баянчыларга кушылып “тере” тавышка башкарылды. Шулай ук арада “Тамашачы мәхәббәте” дигән аерым номинация буенча “иң-иң”ен сайлап алу телевизор караучылар һәм тамаша залындагылар SMS-тавышына карап билгеләнде.

Башкарган җыры җиңгән Алсу Әбелханова бүген Австралиядә булып (ә бүген Аделаидада Австралия татарлары Сабан туе көне), ул аннан видеоязма аша шушы илдәге татарлар исеменнән сәламләсә, ул илдән Казанга кунакка кайткан һәм бүгенге бәйрәмгә кунак сыйфатында чакырылган артистлардан Зөлфия Камалова 2 җыр башкарды: берсе – “Сибелә чәчем” халык җыры (ләкин Зөлфиягә хас буганча рәвештә), икенчесе – “Минем дөнья” дигән үз җыры (ул аны үзе гитарада уйнап җырлады). Шул рәвешле, Хәния Фәрхи, Венера Ганиева, Фердинанд Сәлахов, Алина Давыдова, Зәйнәп Фәрхетдинова, Зөфәр Билалов, “Фәридә-Алсу” дуэты, Марсель Фәтхуллин, Ринат Гыйльфанов, Рафаэль Латыйпов, Илсөя Бәдретдинова, Лилиана Газизова, Азат Фазлыев һ.б. җыр сәнгате осталары бүген сәхнә тотты. “Болгар радиосы” милли музыкаль премиясен, шул исәптән конкурс сынын һәм дипломын, икенче тапкыр алучылар да арада шактый булып чыкты. Конкурста  катнашып  җиңгән җырчыларның Зөлфәт Хәйруллин тарафыннан иҗат ителгән шаржлары истәлеккә тапшырылды. Ришат Төхфәтуллин исә “Тамашачылар мәхәббәте” номинациясендә җиңүче буларак игълан ителде. Җиңүчеләр химаячыдан күн һәм мех кибетенә сертификатлы да булып кайтып китте.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20