Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Анонслар
22.11.2013

"Болгар радиосы" милли музыка премиясе тапшыру тантанасының кайбер серләре ачыкланды

Бүген “Татмедиа” массакүләм  мәгълүмат чаралары буенча Республика  агентлыгында “Болгар радиосы” милли музыка премиясе тапшыру тантанасына багышланган пресс-конференция узды. Конференциядә түбәндәге спикерлар чыгыш ясады:

Илнур Фәйзиаздан улы    Фәйзрахманов -“Болгар радиосы” милли музыка премиясе тапшыру  тантанасының директоры, генераль директорның радио буенча урынбасары;

Миләүшә Ләбиб кызы Айтуганова – “Болгар радиосы” милли музыка премиясе тапшыру  тантанасының продюсеры;

Данил Наил улы Сәфәров - “Болгар радиосы” милли музыка премиясе тапшыру  тантанасының сценарий авторы,  Matbugat.ru, Tatpressa.ru порталларын булдыручы, журналист;

Җырчылар арасыннан конференциядә: Венера Әхәт кызы  Ганеева - “Болгар радиосы” милли музыка  премиясе тапшыру  тантанасының лауреаты һәм ИлСаф – “Болгар радиосы” милли музыка премиясе тапшыру тантанасының  лауреаты, ТР атказанган артисты  катнашты.


Конференцияне спикерлар  “Болгар радиосы” милли музыка премиясе тапшыру тантанасы турында  гомуми мәгълүмат бирүдән башлады.  Очрашуда тантананың нинди рәвештә үтәчәге турында , премиянең статуэткасы, фестивальнең үзе турында да  күп кенә кызыклы мәгълүмат  билгеле булды. “Болгар радиосы” милли музыка премиясен тапшыру тантанасында яраткан артистлар чыгышы, матур декорацияләр, танылган кунаклар  һәм  зур шоу көтелә ,-дип белдерде Айтуганова Миләүшә Ләбиб кызы.

Конференция вакытында, Данил Сәфәров фестивальнең сценариясенә кагылышлы серне ачты. Ул да булса, аның тагын бер сценарий авторының  кем булуы. Бу мәгълүмат кунаклар арасында берникадәр уен формасын алды. Фестивальнең тагын бер сценарий авторы кем булуын белеп алган кешегә, премия тапшыру тантанасына ике билет бирелде. Шулай итеп, “Болгар радиосы” фестиваленең тагын бер сценаристы журналист Гөлнара Җәләлова булып чыкты. “Болгар радиосы” милли музыка премиясе  тапшыру тантанасына сценарий язу аның өчен беренче тәҗрибә булуын искәртте.

Венера Ганеева фестиваль турында, премиядә нинди җыр башкаруы, үзенең әлеге кичәне  түземсезлек белән  көтүе хакында әйтеп китте.

Илнур Фәйзрахманов фестивальнең лауреатлары  2013 елның апрель аеннан башлап, “Музыкаль дистә”  тапшыруы кысаларында барган тамашачылар тавыш бирүе ярдәмендә сайлануы турында   искә төшерде.

Кызганыч, фестивальне оештыручылар “Болгар радиосы” милли музыка премиясе тапшыру тантанасының барлык серен дә ачып бетермәде. Калган  мәгълүматны тамашачылар бары тик тантана вакытында гына  белә алачак.

Конференциянең азагында  журналистлар   кызыксынган сорауларына җавап ала алды.

Очрашу күтәренке кәефтә тәмамланды. Оештыручылар исә, килгән барлык кунакларга да рәхмәтен әйтеп,   фестивальдә кабат очрашу теләген белдерде.


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20