Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Анонслар
02.12.2013

«Болгар радиосы» милли музыка премиясен тапшырды

 Кичә, кышның беренче көнендә, “Пирамида” күңел ачу комплексында “Болгар радиосы” милли музыка премиясен тапшыру тантанасы узды. “Музыкаль дистә” проекты кысаларында 7 ай буе сайлап алынган 21 башкаручы бер сәхнәдә чыгыш ясады. 
“Болгар радиосы” милли музыка премиясенең беренче лауреатлары сәхнәгә кызыл келәм буенча узды. Сәхнә тәҗрибәсе зур булуны искә алып, башка концертларда Салават Фәтхетдиновны иң ахырдан җырлатсалар, бу юлы ул “Юк, юк” җыры белән тантананы ачып җибәрде. Сценарийның төп үзенчәлеге шунда – һәр җиңүчене сәхнәгә үзе турында эпиграмма укып чакырдылар. Әлеге эпиграммаларның авторы Роберт Миңнуллин булу тамашачыны таң калдырды. “Башта, эпиграммаларның авторы мин булуны әйтмәскә дип сүз куешкан идек. Исемемне әйтәчәкләрен белгән булсам, тагын да әйбәтрәк итеп язган булыр идем. Игътибар иткәнсездер – яшь башкаручыларга каты бәрелмәдем, бары тик матур сүзләр генә әйттем, ә билгелерәк халык җырчыларын бераз “чеметеп” алдым. Үпкәләмәсләр дип ышанам. Ныграк “чеметергә” дә мөмкинлек бар иде бит әле”, - диде ул. Роберт Миңнуллин сүзләренчә, “Болгар радиосы” милли музыка премиясен тапшыру тантанасы башка бәйге-фестивальләрдән аерылып тора. “Җырчылары һәм җырлары иске булса да, бу фестиваль шактый үзенчәлекле. Гадәттә, мондый тантаналарда, җыр авторларын читтә калдыралар. Ләкин бу чарада авторларга да урын бар”, - дип белдерде ул.
Тамашачы сәхнә артында ни барганын да күрә алды – җырчыларның хис-кичерешләре белән сәхнә артында “ТНВ ” каналының алып баручысы Гүзәл Сәгыйтова кызыксынды. Бу уңайдан, Татарстанның атказанган артисткасы Венера Ганиева “Биредә яңгыраган һәрбер җыр тамашачының күңеле, йөрәге аша узган. Чара өчен махсус яңа күлмәк тектердем. Бу – тамашачы өчен генә түгел, биредә катнашкан һәрбер җырчы өчен дә зур бәйрәм”, - дип ассызыклап узды.
Гомумән, концерт көтелмәгән сюрпризларга бай булды. Әйтик, җырчы Гүзәл Уразова чыгышында, тамашачылар, шәрык биюе генә түгел, тере елан да күрә алды. Гүзәл бәйрәмгә тормыш иптәше Илдар Хәкимов белән килгән. Бергәләшеп дуэт та башкардылар. Концертта Мәскәү кунагы Халидә Бигичева да катнашты. “Музыкаль дистә” хитлар парадына эләгүен ул танышлары аша гына ишеткән булган. “Артистларның телевизор карарга гел-гел вакытлары булып тормый. Әле гастрольдә, әле юлда булабыз. Биредә җиңүемә сөендем. Бу залда тамашачы белән мине халык җырлары очраштырды”, - диде ул. 
Тамашачы үзе сайлап алган башкаручыларны көчле алкышларга күмеп каршылады. “Болгар радиосы”ның исә, бер тамашачыга аерым бүләге бар иде. Премия тапшыру датасы 1нче декабрь көнгә тәгаенләнүне исәпкә алып, 12нче рәтнең 1 нче урынында утырган тамашачыга ҖЧҖ “Просто молоко” җитештергән сөт продуктлары тутырылган кәрзин бүләк иттеләр. 
Тамашачы, чараның турыдан-туры трансляциясен “ТНВ” каналы аша да карый алды.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20