Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Анонслар
09.12.2014

“Болгар радиосы” милли музыкаль премиягә лаеклыларны тамашачы үзе сайлый

Бүген “Татмедиа” Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгында "Болгар радиосы" милли музыкаль премиясенә багышланган пресс-конференция узды.

Татар җырын сөючеләр,  “ТНВ-Татарстан” телеканалының һәм “Болгар радиосы” радиостанциясенең “Музыкаль дистә” программасы кысаларында ел башыннан бирле тавышларын биреп, иң яхшы  җыр һәм башкаручыны сайлап барды. Нәтиҗәдә, конкурста  100дән артык җыр катнашкан һәм шуларның бары  36сы гына  финалга сайлап алынган. 

Бу тантана һәм йомгаклау концерты 13 декабрьдә “Пирамида” комплексында зурлап үткәреләчәк.

“Яңа гасыр”  телередиокомпаниясенең  генераль директоры урынбасары – ТВның баш продюсеры, Миләүшә Айтуганова сүзләренчә,"Болгар радиосы" милли музыкаль премиясендә  чыгыш ясаучылар “тере” тавышка гына җырлый. 

Кунак сыйфатында чакырылган артистлардан Зөлфия Камалова да анда 2 җыр белән чыга. Бүгенге очрашуда катнашкан Зөлфия сүзләренчә, җырларның берсе – халык җыры, берсе – үзенеке. Оештыручылар, шоу-тамашада мәртәбәле кунаклар, көтелмәгән очрашулар булачак, дип кызыктыра. Ләкин гала-концертка билетлар инде октябрьдә үк сатылып беткән, бәясе – 1-2 мең сум.


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20