Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Анонслар
10.12.2013

"Болгар радиосы"ның чираттагы бәйгесе

Хөрмәтле туташлар, ханымнар һәм әфәнделәр!!

Яңа елны күңелле итеп каршы алырга җыенасызмы?

Алайса бу конкурс сезнең өчен!!

Ярышыбызның тәртибе мондый: бар булган фантазиягезне эшкә җигеп, сезгә “Болгар радиосы” Кыш бабаена һәм Кар кызына Чакыру хаты язарга кирәк Яңа ел геройларының ни өчен нәкъ менә сезгә килергә тиешлеген дәлилләгез! Күңел түрләрендә яшеренеп яткан сәләтләрегезне ачып җибәрергә менә дигән мөмкинлек бу! Хатны татар яки урыс телдә язарга мөмкин. Икенче шарт: Сезгә “ Болгар радиосы” Кыш бабаен һәм Кар кызын сайларга туры киләчәк. Бу рольләрдә – безнең ди-джейлар. 10 нчы декабрьдән 27 нә кадәр bolgarradio.com сайтында “Конкурс” бүлегендә  иң яхшы Кыш бабай һәм Кар Кызы пары өчен тавыш бирү барачак.

Чакыру хатын 25 нче декабрьгә кадәр электрон адресыбызга bolgarradio@mail.ru    жибәрергә кирәк. Исем-фамилиягез, телефон номерыгыз һәм кайсы төбәктән булуыгыз турында язарга онытмагыз.

Хат язып салган секундтан ук, сезнең җиңүче булырга мөмкинлекләрегез күпкә арта. Балаларыгызны, туганнарыгызны шатландырыгыз. Яңа елны күңелле итеп каршылагыз!

Хатлар кире кайтарылмый һәм киләчәктә “Болгар радиосы” уздыручы чараларда файдаланырга мөмкин.  


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20