Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Анонслар
21.07.2014

“Чәк-чәк бәйрәме” – изге ният белән

28 июльдә “Болгар радиосы” тыңлаучыларын янәдән Казанның “Кырлай” ял паркына чакыра. Шушы көнне узачак “Чәк-чәк бәйрәме” Олуг Рамазан ае тәмамлануга һәм “Чәк-чәк шоу” иртәнге радиотамашасының җәйге ялдан соң эшкә чыгуына багышлап уздырыла.

“Кырлай” ял паркында бәйрәм көндезге уникедә башланачак. Паркка керү юлында төрле рестораннарның шеф-пешекчеләреннән осталык дәресләре барачак. Шулай ук теләгән һәркем чәк-чәк әзерләп алып килеп “Иң тәмле, үзенчәлекле чәк-чәк” конкурсында катнашып, “Болгар радиосы” һәм хәйрияче Фәрит Мифтаховтан бүләк алачак.

Рамазан гаете көнне уздырылучы әлеге чарада изге гамәл кылырга теләүчеләр кул эшләнмәләрен, камыр ризыкларын Хәйрия ярминкәсенә тапшыра ала. "Болгар радиосы" алып баручылары Ләйсән Гарифуллина белән Фаил Гыймадов, мәсәлән, Хәйрия ярминкәсе өчен махсус узләре иҗат иткән шигырь һәм җырлар җыентыгын әзерләде. Башка алып баручылар да кул эшләнмәләре әзерли. Әлеге ярминкәдән кергән акча, рак белән авыручы, 9 яшьлек Регина Вәлиеваны дәвалау өчен тотылачак.

Паркка керү юлында махсус мәйданда тимерчеләр белән бергә тимер эшләнмәләрен ясарга мөмкин. Әлеге сувенирлар да сатуга куелып, изге эшкә сез керткән бер өлеш булыр.

Сәгать икедә “Кырлай” ял паркы сәхнәсендә зур бәйрәм концерты башланачак. Биредә эстрада җырларын да, мөнәҗәт, нәшид, бәетләрне дә тыңлау мөмкинлеге булачак. Чарада “Чәк-чәк шоу” алып баручылары җитәкчелек итәчәк.


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20