Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Анонслар
04.04.2014

Дуслар! Безнең сайтта "Җырлы-моңлы балачак" бәйгесенең тавышларын даими күзәтеп бару мөмкинлеге туды

"Татар моңы" халыкара яшь башкаручылар конкурсы кысаларында узучы “Җырлы-моңлы балачак” бәйгесе 5 нче ел рәттән оештырыла. Катнашучылар саны елдан ел арта.1 мартка кадәр катнашучылар гариза тутырып "ЯшьТНВ" редакциясенә җырларын җибәрде. Беренче тур жюри әһелләренең шул җырларны тыңлап, иң яхшыларын сайлап алудан гыйбарәт.Жюри: Миләүшә Айтуганова, Миңгол Галиев, Римма Ибраһимова, Роберт Миңнуллин катнашучыларның башкару осталыгын, җырның оригиналлеген исәпкә алып киләсе турга 200 гә якын җырчыны сайлап алды. 2нче турда исә бу катнашучылар "ЯшьТНВ" каналында дүшәмбе, сишәмбе, чәршәмбе, пәнҗешәмбе көннәрендә (31 марттан алып) чыгыш ясаячак. Үзегезгә ошаган конкурсант өчен Сез дә SMS җибәреп тавыш бирә аласың. Моның өчен "Яшь" сүзен язарга, буш ара калдырып катнашучының номерын күрсәтеп 5065 номерына 1 атна дәвамында SMS юлларга кирәк.

Чыгыш ясаучы балаларны жюри әһелләре тагын бер кат тыңлый һәм сәхнәдә үзен тотышына, костюмнарына, номерның үзенчәлекләренә игътибар итә. Иң оста дип табылганнарын гала-концертка сайлап ала.

P.S. Тавыш бирү нәтиҗәләре һәр эш көнендә, 18:00дә яңартылачак.



www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20