Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Анонслар
08.05.2013

«Евровидение» татарча

1956 елда тәүге тапкыр үткәрелгән “Евровидение” җыр конкурсына быел 57 яшь тула. Шушы вакыт эчендә миллионнарча кеше бу фестивальне үз итте. 18 майны да халык бик зарыгып көтә. Чөнки бу көнне Мальмё шәһәрендә узачак “Евровидение” конкурсын һәрбер йорттагы телевизордан күрсәтәчәкләр. Шунысы кызыктыргыч, быел беренче мәртәбә “Болгар радиосы” “Евровидение” барышын татар телендә яктыртачак.

Әле күптән түгел “Пирамида” мәдәни-күңел ачу комплексында туган көнен гөрләп уздырган “чәкчәкләр” (сез аларны һәр эш көнендә 6:00 алып 10:00 хәтле тыңлый аласыз) радиотыңлаучыларга зур бүләк әзерли. “Евровидение” җыр конкурсы беренче мәртәбә татар телендә! “Чәк чәк шоу” тапшыруы алып баручылары Рөстәм Гайзуллин, Марсель Әхмәдуллин һәм Гөлшат Гыймадиева 18 май көнне төнге режимда турыдан туры эфирда эшләячәк.

“Болгар радиосы” директоры Илнур Фәйзрахманов бу хәлгә карата түбәндәге фикерен белгертте:

-Яшьләр арасында татар мәдәниятен актуальләштерү һәм популярлаштыру – радиобызның төп максатларының берсе. Яшь тыңлаучыларны җәлеп итү өчен алар белән бер телдә сөйләшергә кирәк. “Евровидение” җыр конкурсы бүгенге халык арасындагы фикер алышуда катнаша торган төп тема. Бу проектта якташыбызның катнашуы да, “Евровидение” турында татар телендә сөйләвенең тагын бер сәбәбе булып тора. Шуның өчен тыңлаучыларга шундый бүләк ясарга булдык та.

-18 майда кичке эфир нинди булачак? Махсус кунаклар көтеләме?

-Монысы әлегә сер булып калсын. Шунысын әйтергә кирәк, радиотыңлаучыларның да кичке эфирда катнашу мөмкинлеге булачак. Махсус кунаклар арасында Салават Миннеханов, Ранил Нуриев кебек популяр артистлар булыр дип әйтә алам.

Ә без үз чиратыбызда, “Болгар радиосы” хезмәткәрләренә кушылып Динә Гарипова өчен сезне дә җанатарга әйдибез һәм радиоалгычларны 18 май көнне 20:00 91,5FM ешлыгына көйләп куярга искәртәбез.


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20