Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Анонслар
29.11.2013

Гомер күренмәгән хәл - җырларның авторларын да бүләкләргә уйлаганнар

«Кемнәр кулына калды татарның моңы, җыры?» – дип уфтанучылар өчен менә дигән вакыйга! 1нче декабрь көнне, «Пирамида» күңел ачу комплексында, « радиосы» Милли музыка премиясен тапшырачаклар.

Чараны әлегә «грандиоз» дип атыйсым килми, чөнки чебешләрне көз көне саныйлар. Ләкин тантананы оештыручылар сүзенә караганда, бар да югары дәрәҗәдә узачак.

ГАДЕЛ БӘЙГЕ

«Музыкаль дистә» хитлар парады турында ТНВ телеканалыннан күргәнегез, һичьюгы «Болгар радиосы»ннан ишеткәнегез бардыр. Һәр ай саен бу «парад»ка ун җыр сайлап алалар. Бу урында, ачыклык кертү максаты белән, җырларның ни рәвешле сайлап алынуы хакында да әйтү кирәктер. «Болгар радиосы» җитәкчесе Илнур Фәйзрахманов сүзләренчә, иң беренче эш итеп, иң күп соралган һәм популярлык казанган җырларның исемлеге төзелә. Җырларның видеовариантлары бар икән, (бу – клиплар, концерт язмалары булырга мөмкин – А.З.) алар хит-парадка кертелә.

Яраткан җыры хакына акчасы гына түгел, җаны да жәл булмаучылар өчен, эфир дәвамында өстәмә мәгълүмат та бирәләр: «Сезгә ошаган җыр исемен фәлән номерына УН сүзе белән башлап язып җибәрегез» – дип, радиодан даими әйтеп торалар. Шунысын да әйтик – смс бәясе 15 сумнан башлана.

Эфир аша көн саен яңгырый торгач, чынлап та, кайбер җырлар хит дәрәҗәсенә күтәрелә анысы. Әмма парад «иләге»ннән уза алмыйча, тиз арада төшеп калучылары да бар. Кем әйтмешли, өч тиенлек җырның гомере дә өч кенә көн шул.

Шундый иләк аша узып, ай саен 3 башкаручы җиңү яулый. Димәк 21 җиңүче кышның беренче көнендә «Болгар радиосы» сынына лаек булачак. Милли музыка премиясен тапшыру тантанасының продюсеры Миләүшә Айтуганова, тавыш бирүләрнең гадел булуы хакында искәртә:

– Тавыш бирүләрне «Цифровые технологии» компаниясе кабул итә. Без, турыдан-туры эфирда, берничек тә үз тавышыбызны өстәп куя алмыйбыз, – дип ассызыклады ул. Димәк, бу – татар эстрадасы тарихындагы иң гадел бүләкләү тантанасы булырга да мөмкин.

ИЛСАФ ТЕРЕ ТАВЫШКА ҖЫРЛЫЙ АЛУЫН ИСБАТЛАЯЧАК

Оештыручылар әйтүенчә, тантананың төп үзенчәлеге шунда – биредә йөрәктән-йөрәккә барып җиткән һәм халык сайлап алган җырлар бүләкләнәчәк. Гомер күрелмәгән хәл – җырларның авторларын да бүләкләргә уйлаганнар. Ниһаять, алар да хезмәтләренә күрә хөрмәт татыр. Җыр – башкаручының хезмәте генә түгел шул! «Афәрин» – оештыручыларга! Башкаручыларны милли музыка премиясенең махсус сыны, ә авторларны диплом белән бүләкләргә уйлыйлар.

Җиңү яулаган җырчылар исемлеге билгеле инде – Хәния Фәрхи, Илназ Минвәлиев, Салават, Илнар Сәйфиев, Зәйнәп Фәрхетдинова, Айдар Галимов, Гүзәл Уразова, Рәсим Низамов – бу, концерттан сын алып кайтып китәчәк җырчыларның берничәсе генә әле.

Тантанада күп кенә иҗади коллективлар да катнаша: «Бөтен җырчылар тере тавыш белән чыгыш ясаячак, берничә җырчы «La Primavera» оркестры, ике җырчы Рәсим Ильясов җитәкчелегендә «Казан нуры» ансамбле белән җырлаячак», – дип сөйләде Миләүшә ханым Айтуганова.

Тере тавышка гына җырлаячакларын кем ничек кабул иткәндер – Татарстанның атказанган артисты ИлСаф, бу хәбәргә бик сөенгән дип нәтиҗә ясадым. Бактың исә, Миләүшә ханым шалтыратып, фонограммага җырлаулар булмаячагын әйткәч, җырчы: «Без проблем!» – дип җавап биргән икән.

ВЕНЕРА ГАНИЕВА: «МИН ҮЗЕМНЕ КАРТ ДИП САНАМЫЙМ»

Мәшһүр җырчыбыз Венера Ганиева хит-парадны ТНВ каналы аша атна саен карап барган. Хәтта, үзенчә, бер нәтиҗә дә ясаган – тамашачы мәгънәле, җитди җырларга өстенлек бирә.

– Халык үзе худсовет булып утыра бит монда! – дип тел шартлатты җырчы. – Мондый проектны мин күптәннән көттем. Безгә гадел проектлар җитми иде. Мәсәлән, «Татар җыры»на нинди система белән җырчыларны сайлап алуларын беркем белми. Кайвакыт сәхнәгә чыккан җырчыларны тыңлап, ничек халык мондый җырчыны сайлап алсын инде дип, үзем гаҗәпләнеп, шаккатып утырам. Ә бу проектта бары тик халык сайлап алган җырлар гына җиңде! Монда ниндидер шырды-бырды, төссез җырлар булмаячак. Үзегез дә игътибар итәрсез әле, – диде ул.

Венера ханымны, өлкән буын җырчыларына булган хөрмәт тә сөендерә. Чөнки Пирамида сәхнәсендә яшьләр генә чыгыш ясамаячак. «Без менә өлкән буын артистлары дип саналабыз. Хәер… мин үземне карт дип санамыйм! Яшьләр бездән өйрәнсен. Ә без аларга карап, үзебезнең яшебез турында онытабыз. Иҗат минем яшьтә дә дәвам итә икән!» – ди җырчы.

Венера ханымның, кайбер яшь «йолдызчыклардан» аермалы буларак, гадилеге үзенә тартып тора. Сәхнәдә калтыранмыйча гына басып та тора алмаган килеш: «Мин – җырчы» дип масаючылар Венера Ганиевадан үрнәк алсын иде!

ХАЛЫКНЫ ШАККАТТЫРУ ҖИҢЕЛ ТҮГЕЛ

Бәйрәмнең сценариен язуны шагыйрә, «Шәһри Казан» газетасы журналисты Гөлнара Җәлилова һәм Матбугат.ру порталын оештыручы, журналист Данил Сәфәровка йөкләгәннәр. «Зур концертлар, фестивальләр белән хәзер кешене шаккаттырып булмый. Чөнки алар адым саен. Яңалык уйлап чыгарырга, кызыклы итәргә кирәк. Эшкә алынганда моны яхшы аңладым. Нәрсә килеп чыкканын алга таба күз күрер», – диде Данил Сәфәров.

Җыр бәйрәмендә 3 алып баручы булачак. Аларның исемнәрен дә оештыручылар сер итеп сакламады – Айсылу Хаҗиева, Рөстәм Гайзуллин, Алия кич буе халыкның күңелен күрергә тырышачак.

Инде бәйрәм шаһите булуның ничә сумга төшәчәген дә әйтим – Илнур Фәйзрахманов сүзләренчә, чара беренче тапкыр гына уздырылганга күрә, билет бәяләрен әллә ни кыйммәт итмәгәннәр – бер меңнән ике меңгә кадәр. «Катнашучылар составын да исәпкә алсак, «Пирамида» өчен бу зур сумма түгел», – дип билгеләде ул.

БӘХЕТ АКЧАДАМЫНИ…

Оештыручыларның сүзләренә караганда, Милли музыкаль премия сынында сурәтләнгән күккә омтылучы йолдыз – татар сәнгатенең югарыга омтылуын символлаштыра. Оештыручылар белән булган очрашу вакытында, журналистларның берсе шактый урынлы сорау бирде: «Сынның составында алтын бармы? Сыннан тыш җиңүчеләргә берәр төрле бүләк каралганмы?»

– Сынны алыр өчен җырчылар айлар дәвамында көрәште. Аларга тыңлаучыларыбыз смс аша 2-3 меңләп тавыш биреп барды, үз өлешләрен кертте. Акчалы өлеше аның, образлы рәвештә әйткәндә – менә шушы халык биргән тавышлар. Димәк бу сын, үзенә күрә, билгеле бер кыйммәткә ия. Шуңа күрә, акча эквиваленты, финанс ягы каралмаган, – дип җавап бирде Илнур Фәйзрахманов.

Матбугат очрашуы төгәлләнгәч тә әлеге сорауны биргән журналист ханым Илнур Фәйзрахмановны тынычлыкта калдыра алмады. Мин килеп җиткәндә, ИлСаф кызып-кызып:

– Эш алтында түгел, Сез нәрсә инде! – дип, журналист ханымны тынычландырырга тырышып маташа иде. Тиешле җавапны алмыйча тынычланамы соң инде журналист халкы?!

– Җырчылар телевизордан күрсәткәнгә һәм радиодан җырлатканга гына риза булып утырырга тиешмени? Мин моны татар җырчыларын мескен хәлгә кую дип аңлыйм. Аларга да берәр нәрсә бирергә кирәк! – дип барыбер үзенекен сукалады кыю ханым.

– Юк, киресенчә, татар җырчылары мескен хәлдә түгел. Премиянең күләмен ничек билгелисең? Әгәр дә 50 мең куясың икән – әз булырга мөмкин, 100 мең куйсаң – күп булырга мөмкин… – бәхәстән җиңел генә котыла алмаячагына төшенеп булса кирәк, Илнур Фәйзрахманов әнә шулай дип аңлатырга тырышты. Билгеле, бу вакытта янәшәдә басып торган ИлСаф та әңгәмәгә кушылмый калмады:

– Любой акчадан зуррак дип уйлыйм мин бу исемгә лаек булуны! Нишләп була инде ул 50 мең белән?.. – дигән булып, ясалма елмайды ул.

Тик торганда 50 мең тоттырсалар, беркем чүп чиләгенә илтеп салмас иде, анысы. Ярый, беренче коймак төерсез генә булмас инде. Бәлки, алдагы елларда сынны бизәп торган йолдызның очына бер грамм булса да алтын тамызырлар? Ул очракта, составында алтын бар дип авыз тутырып әйтергә дә мөмкинлек булыр иде.

("Безнең гәҗит")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20