Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Анонслар
12.12.2011

"Халкым минем" тапшыруының 5 яшьлек юбилей кичәсе

Татар халкы - дөньядагы иң сибелеп-таралып яшәүче милләтләрнең берсе. Кардәшләребез Кытайда да, Австралиядә дә, Аргентинада да яши. Ә ничек яши соң алар - тарихи ватаннарыннан читтә гомер итүче милләттәшләр? "Халкым минем..." тапшыруы әнә шул хакта сөйли. Гади халыктан чыгып, үзен үзе күтәргән, үз йөзен тапкан, затлылыгын казанган шәхесләр милләтнең чын йөзен ачып бирә, горурлыгын тәшкил итә. Тапшыру Бөтендөнья татар конгрессы ярдәме белән эшләнә.

Яңа елның беренче көнендә яраткан тапшыруыгызның юбилей кичәсен карамый калмагыз! Биш елга  нәтиҗә, Яңа елга теләкләр - болар барысы да юбилей кичәсендә.

Кунакта Мәскәүдән, Чувашия, Самара, Омск, Свердловск өлкәләреннән һәм башка төбәкләрдән килгән күпсанлы милләттәшләребез.


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20