Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Анонслар
23.05.2013

Җиңүчеләрне котлыйбыз!

Бу көннәрдә “Пирамида”да “Бәллүр каләм–Хрустальное перо” XVΙ журналистлар конкурсының җиңүчеләрен бүләкләделәр. Тантанада ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары, ТР Журналистлар берлеге рәисе Римма Ратникова искәртеп узганча, “Татарстан-Яңа гасыр” ТРК генераль директоры Илшат Әминов җитәкләгән конкурс комиссиясенә газеталарда дөнья күргән, радио-телевидение, Интернет мәгълүмат чараларында яктыртылган конкурс материаллары арасыннан иң лаеклыларын билгеләү җиңел булмаган.

“Зур күләмле материалларны карап, өйрәнеп, бәяләгән жюрига рәхмәт”, дип ул фикер алышулар барышында көчле дискуссияләр тууын, эшләрнең гадел бәя алуын ассызыклады.

Журналистика өлкәсендә озак еллар фидакарь хезмәт иткән ветераннар “Һөнәргә тугрылык өчен” дигән номинациядә билгеләп үтелә. Бу юлы җиңүче исеменә ике кеше – матбугат ветераны Венера Ихсанова белән “Татарстан” радиосы дикторы Тәлгать Хәмәтшин лаек булды. Аларга дипломнар һәм бүләкләрне ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова белән Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Ирек Миңнәхмәтов тапшырды.

"Татарстан-Яңа Гасыр" телерадиокомпаниясендә озак еллар эшләүче, "Халкым минем" тапшыруны алып баручы Ләйсәнә Садретдинова бу конкурста “Журналистикада исем” номинациясендә беренчелекне яулады. Җиңүчене “Спортивное вещание” агентлыгы генераль директоры Василий Кикнадзе белән Бөтенроссия дәүләт телерадиокомпаниясе генераль директоры урынбасары Рифат Сабитов котлады.

“Татарстан-Яңа Гасыр” каналының тагын бер хезмәткәре, Ульяновскидагы хәбәрчеләр пункты җитәкчесе Рәмис Сафин читтә яшәп иҗат итүче татар телле каләм ияләре өчен махсус булдырылган “Туган тел” номинациясендә җиңеп, диплом белән бүләкләнде.

Ел дәвамында журналистлар һәм ММЧ һәрдаим игътибар үзәгендә булган шәхесләр “Бәллүр каләм” кысаларында аерым номинациядә билгеләнеп үтә. Ул номинация исеме элегрәк елларда “Ел шәхесе” дип аталса, хәзер “Танылу” дип атала. Бу юлы мәртәбәле жюри заман герое исеменә ТР Дәүләт симфоник оркестрының сәнгать җитәкчесе, баш дирижеры Александр Сладковскийны иң лаеклысы дип тапкан.

Бәйгенең иң югары бүләге- Гран-прига исә озак еллар “Бугульминская правда” газетасын җитәкләгән Владимир Изергин лаек булды. Аңа ТР Премьер-министры Илдар Халиков “Лада-Калина” автомобиле ачкычын тапшырды.

Без үз очрагыбызда җиңүчеләрне котлап, аларга яңадан-яңа иҗади уңышлар телибез!


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20