Бүген: -- ------ 20-- --:--
    
www.bolgarradio.com
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр

"Орфей" кабат "Яңа Гасыр"ныкы!

«Яңа Гасыр"/"Новый век» телерадиокомпаниясе Россия телевидение академиясенең махсус номинациясенә һәм призына лаек дип табылды.

27−29 ноябрьдә Татарстан үзенең башкаласы Казанда «ТЭФИ-Регион» XI Бөтенроссия телевизион конкурсының финал турын үткәрде.

Финалистлар ике дистәдән артык номинация буенча «Пирамида» комплексында уздырылган тантанада зурлап бүләкләнде. Анда Татарстан җитәкчелегеннән ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова килде, тантанада РФ спорт министры урынбасары Сергей Шелпаков, «Россия телевидениесе академиясе» фонды президенты, РФ Президентының халыкара мәдәни хезмәттәшлек буенча махсус вәкиле Михаил Швыдкой, әлеге фондның генераль директоры Этери Левиева, Россия телевидениесе академиясе вице-президенты Игорь Мишин, телевидение аксакалы Владимир Познер рәислегендәге 29 кешедән торган мәртәбәле жюри әгъзалары һәм Россия телевидениесенең башка күп санлы йолдызлары катнашты.

Теле-радиотапшырулар алып баручы Светлана Зейналованың русча, актер Михаил Ефремовның татарча сәламләве белән башланып киткән һәм алар карамагына тапшырылган төбәк телевидениечеләре бәйрәмендә сүз алган М. Швыдкой, «ТЭФИ-Регион» конкурсының Татарстанда, Казанда төгәлләнүенә мин бик шатмын, диде һәм республика башкаласына бәйле хатирәләрен барлады.

«Тарих елы-2012» дип аталган махсус номинация буенча хезмәтләрне аерым жюри хәл иткән. «Россия телевидениесе академиясе» фонды белән РФ Спорт миинистрлыгы спорт юнәлешендәге телепродукцияләрне 3 махсус номинация белән билгеләп үтте. «Телевидениедә - спорт» дигән гомуми исемдә аерым номинацияләр гамәлгә куелган иде. Шулардан «Документаль фильм. Спорт геройлары» номинациясендә «Жизнь в ритме танго» фильмы өчен «Яңа Гасыр/"Новый век» телерадиокомпаниясенең «7 дней» иҗат берләшмәсенең режиссеры Наталья Мочалова җиңүче диеп табылды бирелде.

Шулай ук төбәк телевидениесе үсешенә керткән өлеше өчен, Татарстанның «Яңа Гасыр"/"Новый век» телерадиокомпаниясе Россия телевидениесе академиясенең махсус призына лаек дип табылды. Приз тапшырылганда, телерадиокомпания генераль директоры Илшат Әминов «ТНВ"ның бөтен дөньяга татар телендә телевизион тапшырулар әзерләп тапшыра торган бердәнбер компания булуына игътибарны юнәлтте.

Шул рәвешле, Россиянең төбәк телевидениеләре профессионалларын һәм арада иң әһәмиятле хезмәтләрне бүләкләүне максат иткән «ТЭФИ-Регион» Бөтенроссия телевизион конкурсында каралганча, җиңүчеләргә «Орфей» сыннары (скульпторы — Эрнст Неизвестный) белән «Алтын» дипломнар тапшырылды, финалистларга — «Көмеш» дипломнар.

М.Швыдкой соңыннан ТР Президенты Рөстәм Миңнехановка, ТР Премьер-министры Илдар Халиковка, «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы генераль директоры Ирек Миңнәхмәтовка рәхмәт белдерде. Татарстан «ТЭФИ-Регион» конкурсы финалы тантаналарын уздыру дәрәҗәсен шулкадәр югары иткән ки, тагын да яхшырак уздыру урыны бүтән юктыр безнең илдә, дип аеруча канәгатьлек белән нәтиҗә чыгарды.

Мотогонки Электрон КОС Лушников