Илшат Юнысович Аминов: "Болгар радиосы" милли музыка премиясе тапшыру тантанасы килеп җитә"

Кадерле дуслар!
Күптән көтелгән, «Болгар радиосы» милли музыка премиясе тапшыру тантансы килеп җитә.
Әлеге вакыйга безнең телерадиокампания өчен генә түгел, ә барлык татар җырын сөючеләр өчен дә зур бәйрәм.
Башкаручыларны сайлауга без обьектив килергә тырыштык. Шуңа күрә дә, халыкка үзенә ошаган җырларны сайларга ирек бирдек.
Төп максатыбыз — халык арасында күңел кылларын тибрәткән җырларны һәм башкаручыларны аерып алу.
Халык мәхәббәтен җиңел генә сатып алып булмый. Премиянең лауретлары итеп, татар эстрадасының танылган мэтрлары гына түгел, ә шулай ук яшь сәләтле башкаручылары да сайланды.
Премия онытылмаслык булыр дип көтәм. Лауреатларга исә, киләсе иҗатларында зур уңышлар телим.
«Болгар радиосы» милли музыка премиясе тантанасына рәхим итегез. Иң яхшы җырлар чыннан да халык тарафыннан сайланган булсын.
Ахыргы хәбәрләр
- Татарстанда “Евро-5” стандартларына туры килә торган уникаль бензин чыга башлады
- Тавыкның тизәгеннән дә ничек табыш алырга?
- Казанның караңгы урамнары яктырырмы?
- Мөгаллимнәр БДИ биргән укучылар хәлендә калды
- Хөрмәт һәм игътибарга лаек кешеләр
- Чыңгыз Айтматовның әнисе кем булган?
- Гадәттән тыш хәл килеп чыкса, журналистлар үзен ничек тотар?
- Россия һәм Словения дуслыгында Татарстанның өлеше зур
- Рөстәм Миңнехановка Президент таныклыгы тапшырдылар
- Татарстанда сайлауларга нәтиҗәләр ясыйлар