Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Реклама
Анонслар
31.05.2013

Җәйне кечкенә нәниләр белән бергә каршылыйбыз!

1 июнь — халыкара балаларны яклау көне. Шушы уңайдан «Болгар радиосы» нәни дусларыбыз өчен зур уен — тамаша әзерли. Бәйрәмнең алып баручылары Дилбәр Фәйзова белән Фаил Гыймадов кунакларга истәлекле бүләкләр таратачак, зоопарк буйлатып күңелле экскурсия үткәрәчәк. Сәхнәне кыздырып торучы җырчылар турында да әйтмичә булмый. Илназ Сафиуллин, Илгәрәй, Искәндәр Биктаһиров һәм башкалар үзләренең иң шәп җырларын башкарачак.

Вакытыгызны уңайлы итеп бүлер өчен сезгә бәйрәм планын тәкъдим итәбез:

12.00 — Сәламләү өлеше

12.05 — 12.30 — Җырчылар чыгышы

12.30 — 12.38 — Балалар өчен уен

12.38 — 13.00 — Җырчылар чыгышы

13.00 — 13.08 — Балалар һәм әти-әниләр өчен уен

13.08 — 13.15 — Җырчылар чыгышы

13.15 — 13.20 — «Болгар радиосы» белән ЮХИДИның Мәскәү районы идарәсе уздыра торган радиоконкурс җиңүчеләрен тәбрикләү

13.20 — 13.40 — Җырчылар чыгышы

13.45 — 13.50 — Лоторея уйнату

13.50 — 13.55 — Балалар өчен викторина

13.55 — 14.00 — Саубуллашу.

Димәк, 1 июнь, 12.00. Казан зоопаркында очрашабыз!


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!