Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Анонслар
06.04.2011

Кастинг тәмам

Шуларның 269ы үзләренең ягымлы, көр тавышка ия икәнлекләренә ышанып радиога килде.

Беренче турда катнашучыларның тавышлары яздырып алынды. Биредә сәнгатьле, дөрес итеп укудан бигрәк тавышны бәяләделәр. Икенче турга ике егет һәм дүрт кыз чыкты. Болар: Илфак Хафизов, Айсылу Хаҗиева, Алсу Галимуллина, Ләйсән Хәбибуллина, Артём Кичигин, Гөлназ Гаянова.

Кат-кат егет-кызларның язмаларын тыңлый торгач, өстенлек Айсылу Хаҗиевага бирелде. Башка катнашучыларның тавышы бүген радио эфирында эшләүче алып баручыларныкына аваздаш”, - ди радионың баш мөхәррире Илфат Фәйзрахманов. “Шуңа да үзенчәлеклерәк тавышны сайладык. Айсылуның сөйләм рәвеше, тавышы бүген радиобыздагы беркемне дә кабатламый. Анда шәһәр сөйләме өстенлек итә. Тыңлаучылар да тавышларны бутамас. Тиздән, яңа тавышны радио эфирында ишетеп булыр”.

Шунысы кызык кастингка килүчеләр арасында укытучылар да, филологлар да, артистлар, журналистлар да буды. Ә җиңүче дип КФУның биология факультетында укучы кыз танылды. Кастингның икенче турына узган Алсу Галимуллина белән Ләйсән Хәбибуллинага “Яңа Гасыр” радиосының яңалыклар хезмәте хезмәттәшлек тәкъдим итте.


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20