Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Анонслар
10.08.2011

Казан -Уфа телевизион күпер ачылды

"ЯңаГасыр" телерадиокомпаниясының генераль директоры Илшат Әминов һәм Башкортостан Республикасының бәйләнешләр һәм массакүләм аралашулар министры Борис Мелкоедов белән символик кызыл тасманы кистеләр: телевизион күпер Казан - Уфа ачык.

Церемонияда шулай ук Татарстан Республикасының Башкортостан Республикасындагы тулы хокуклы вәкиле А. Максютов, «Башкортостан татарлары» берләшмәсенең рәисе Р. Бигнов, иң зур телеканалларның җитәкчеләре - БСТ Г.Якупов, ГТРК «Башкортостан» Р.Давлетбаев та катнаштылар.

Уфада филиал ачылу сәбәпле үткәрелгән пресс-конференцияда алдынгы массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре һәм "Яңа Гасыр" телерадиокомпаниясының бизнес-партнерлары җыелдылар.

Уфалылар " Татарстан - Яңа Гасыр" телеканалының видеопрезентациясен карадылар, аннары үзләрен кызыксындырган сорауларын кунакларга бирделәр.

Татарстанның зур спутник телеканалының Уфадагы филиалы ачылуы белән, ике янәшә республиканың бәйләнеше яңа дәрәҗәгә чыгачак.

Хәзер яңалыклар тапшыруында һәм "Яңа Гасыр" телеканалының бүтән тапшыруларында якын күршеләребезнең тормышы турында сюжетлар, репортажлар, очерклар ешрак күрсәтеләчәк.

Уфадагы филиалда хәбәрчеләр пункты һәм реклама хезмәте эшлиячәк. Филиалның директоры Фәнис Фаткуллин - зур тәҗрибәле журналист, Казан университетын тәмамлаган, күп еллар Башкортостанда яши, 10 елдан артык Башкортостандагы "Татаринформ" информацион агентлыгында үз хәбәрчесе булып эшләгән. Оператор- Рузил Имамов. Реклама хезмәте «Видео интернешнл Башкортостан» компаниясы нигезендә эшләнгән.

Хәзерге вакытта "Яңа Гасыр" телерадиокомпаниясының хәбәрчеләр пункты Мәскәүдә, Әлмәттә, Ижауда, Төмәндә уңышлы гына эшләп килә.


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20