Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Анонслар
17.04.2008

КИЛЕШҮ

 

Гомумән соңгы вакытта ВУЗ укыту эчтәлеген баету, тәҗрибә уртаклашуның яңа юлларын эзли. Бүген бирегә Россиянең егермеләп төбәгеннән, Украина, Үзбәкстан, Кыргызстан, Казахстан, Америка һәм Кытайдагы белем бирү йортларыннан вәкилләр җыелды. Галимнәр мәдәниятара коммуникация проблемалары хакында сөйләшә. "Татарстан – Яңа Гасыр" каналы белән Казан Дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты инде күптәннән хезмәттәшлек итә. Хәзер исә ике арадагы мөнәсәбәтләр килешү нигезендә башкарылачак. Документ белгечләр әзерләү өчен белем бирү кластерын барлыкка китерү максатыннан төзелә. Башкаладагы мәдәният һәм сәнгать университеты якын һәм ерак чит илләрдәге уку йортлары белән элемтәләрне яңарту өлкәсендә дә активлык күрсәтә. Чит илләрдәге югары уку йортлары белән мөнәсәбәтләрне рәсмиләштерүнең үз сәбәпләре бар. Бу юридик каршылыклар булмасын өчен эшләнә. Милләтара коммуникация проблемаларына багышланган халыкара конференция ике көн дәвам итә. Дистәләгән секция утырышында галимнәр яңа стандартлар нигезендә мәдәният һәм сәнгатъ белгечләрен укыту мәсьәләсен дә караячак.


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20