Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Анонслар
05.04.2013

Музыкаль дистә!

91,5 FM ешлыгында 6 ел дәвамында “Музыкаль дистә” хитлар парады барды. Татар җырчылары, тыңлаучылар бу проектны яратты. “Болгар радиосы”на килә торган яңа җырларны да беренче мәртәбә шушы тапшыруда ишетергә һәм аңа үз мөнәсәбәтеңне белдерергә мөмкин.

Хәзер “Музыкаль дистә” хитлар парады “Яңа гасыр” телеканалына да чыга. Ә бу җырчыларга үз иҗатлары белән таныштыру өчен өстәмә мөмкинлек дигән сүз. “Музыкаль дистә” бүген татар телендә эшләүче хит парад проектларыннан аерылып тора. Чөнки биредә тамашачылар турыдан – туры эфирда җырларга тавыш биреп, җиңүчене билгели.

“Музыкаль дистә” хитлар парады мөхәррире И.Фәйзрахманов проектның экранга чыгуын болай ассызыклый:

- Бу без бик күптән көткән проект. Чөнки алты ел эчендә без үз тыңлаучыбызны таптык, җырчыларны да кызыксындыра алдык. Һәм бу проект алты ел буена гаделлеге белән аерылып торды. Без хит парадтагы урыннарны СМС тавыш бирү нәтиҗәсендә билгеләдек. Соңгы ярты елда “Болгар радиосы”ның рәсми сайтында да тавыш биреп була. Һәм без аерым җырчылар төркеме белән генә эшләмибез. Монда яшьләр дә, танылган йолдызлар да үз җырлары белән катнаша ала. Ә экранга чыгу ул безнең хит парадның саллылыгын, гаделлеген күрсәтә. Чөнки тамашачылар турыдан туры эфирда җыр яңгыраган вакытта телефоннан шылтыратып тавыш бирә алачак. Монда көрәш кызу булачак. Мисалга: Салаватны, әйтик Буаның бер авылында иҗат итүче һәвәскәр җырчы да узарга мөмкин. Тамашачы кайсысын сайлый инде. Без урыннарны бүлмәдә утырып кына билгеләп, тамашачыга чыгып әйтмибез

 “Музыкаль дистә” хит парадында 10 җыр катнаша. Иң аз тавыш җыйганы унлыктан төшеп кала. Ә беренче өчлеккә кергән җырларны “Яңа гасыр” каналының “Сиңа миннән сәлам” тапшыруы кысаларында якыннарыгызга бәйрәм бүләге итеп юлларга мөмкин. Тапшыруны “Болгар радиосы” ди джее Айсылу Хаҗиева алып барачак. Беренче чыгарылыш 6 апрель, шимбә, 8.00. 


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20