Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Анонслар
22.09.2011

Аралар якыная


Делегацияне Башкортстан президенты Рөстәм Хәмитов җитәкли.
Рәсми делегациянең визиты кысаларында, Башкортстан спутник телевидениясының ("БСТ", Уфа шәһәре) генераль директоры Галим Якупов "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы кунагы булды.

Генераль директор сыйфатында Галим Якуповның "Татарстан-Яңа Гасыр" телекомпаниясының җитәкчесе Илшат Аминов белән бу инде икенче очрашуы.
Беренче очрашу август аенда, Уфада "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалының хәбәрчеләр пункты ачылганда булган иде.
"Түгәрәк өстәл" артында уртак проблемалар һәм телекомпанияларның перспективалары турында сөйләштеләр. Шулай ук сүз уртак "Казан-Уфа" проекты һәм башка проектлар турында да барды.



www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Золотая сотня. Предприниматель года. Очередной этап Международного музыкального конкурса «Silk Way Star»