Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Анонслар
05.08.2011

"Новый Век" телерадиокомпаниясыннан бүләккә чиста комлык

Кулларына тырма, себерке, чүп өчен пакетлар , перчаткалар алып, Илшат Аминов житәкчелегендә 50 кеше – ТНВ каналының танылган алып баручылары, "Яңа Гасыр" радиосының популяр ди-джейлары һәм компанияның житәкчеләре Аккош күле тирәсендәге чүпләрне җыеп алдылар.

– Аккош күле безнең гаиләнең яраткан ял итү җире. Бу акциядә катнашуымның төп сәбәбе дә шул. Шулай ук табигатьне бик яратам, аны чистартуга уземнең өлешемне кертергә теләдем. Табигатьне чистарту ул безнең бурыч, гражданлык позициясеннән карасаң да. – ди "Татарстан хәбәрләре" тапшыруының баш мөхәррире Данил Гыйниятов.

"Кешеләр булыйк!" акциясе беренче чиратта кешеләрне табигатьне сакларга, бер-берсенә игътибарлырак булырга чакыра.

– Мин бу акцияга улым Арсен белән килдем. Миңа калса, балаларны кечкенәдән табигатьне сакларга, пычратмаска өйрәтергә кирәк – диеп әйтә "Доброе утро" тапшыруы алып баручысы Лейсан Дусаева. – Бу акциядан соң Арсен табигатькә игътибарлырак булыр диеп уйлыйм, чөнки ул бүген күрде табигатьне чистарту нинди күп көч таләп иткәнне.

Жыештыруның нәтиҗәсе: күпләгән чуп белән пакетлар, җыештырылган комлык һәм күл янындагы чиста урман.

– Мондый акциялар, кызганычка каршы, күп булмый. Ләкин кеше бер генә тапкыр булса да экологик акцияда катнашса, ул инде икенче вакыт, кечкенә генә чүпне дә үзе белән алып китәчәк. Әгәр һәрберебез үз артыннан җыеп калдырса, табигать пычранмас иде – ди "Яна Гасыр" радиосының баш мөхәррире Илнур Файзрахманов.

...Аккош күлендә ял итәргә яратучылар, бүгенге көннән алып, кешеләр булып кала белсеннәр иде.


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20