Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Анонслар
01.12.2013

"Пирамида"да "Болгар радиосы" милли музыка премиясен тапшыру тантанасы үтте

Бүген  “Пирамида” күңел ачу комплексында “Болгар радиосы” милли музыка премиясен тапшыру тантанасы үтте.  

 “Пирамидага” аяк басу белән барлык килгән кунакларны  аниматорлар  каршы алды. Бәйрәм күңел ачу комплексынын холлыннан ук башланып китте дип әйтсәк  була. Кунаклар әкренләп кенә үз урыннарына утырышты, ләкин  залны утыручылар гына түгел, аягүрә басып тамаша кылучылар да тәшкил иткән иде. Ниһаять, барыбыз да зарыгып көткән вакыйга килеп җитте. 

Бүген тантанага билет алырга өлгермәүчеләргә  премиянең турыдан-туры трансляциясен “Яңа-Гасыр” каналыннан  карау бәхете тәтеде.

Исегезгә төшерәбез, бүгенге вакыйгага “Болгар радиосы” премиясе лауреатлары бик озак әзерләнде. 2013 елның апрель аеннан башлап, “Музыкаль дистә” тапшыруы кысаларында “ТНВ-Татарстан” каналында тамашачылар үзенә ошаган иң яхшы башкаручы өчен тавыш биреп барды. Тавыш бирүләр нәтиҗәсендә  бүген “Пирамида” күңел ачу комплексында “Болгар радиосы” милли музыка премиясен тапшыру тантанасы үтте.

Бүгенге кичәнең алып  баручылары: Алия Загидуллина, Айсылу Хаҗиева һәм Рөстәм Гайзуллин иде.

Тантанада күп кенә иҗади коллективлар да катнашты. Шулар арасында танылган «La Primavera»  оркестры да бар иде.

Бүгенге җыр бәйрәмендә  бөтен җырчылар тере тавыш белән чыгыш ясады.

Миңа калса,  тантанада төрле буын артистлары катнашуы  кичәне тагын да бизәде.


Дөрестән дә,  бүгенге кичәдә  татар җырын, милли музыканы сөючеләр җыелган дип әйтеп була.

“Болгар радиосы” милли музыка премиясе лауреатлары кызыл келәм буенча тамашачылар каршына чыкты.

 

 “Болгар радиосы” премиясе лауреатларын   исегезгә төшереп китәбез:

Илсөя Бәдретдинова “Торып бас” 

Чулпан Юсупова “Кыр казы”           

Илсаф “Хыял”

Марат Фәйрушин “Әнкәй, мине таңда уят әле”        

Хәния Фәрхи “Син дөньяда яши дисәләр”                 

Вил Усманов “Күпер”  

“Илназ Минвәлиев “Гомер”                                

Алинә Давыдова “Соңлама

Изге ай” “Озату

      Салават “Юк юк”   

Илнар Сәйфиев “Сиңа барам” 

     Венера Ганиева “Тормыш матурлыгы”

Ришат Тохвэтуллин “Тыңлачы сандугач”

Зәйнәп Фәрхетдинова “Яш чакта”

Айдар Галимов “Җырлы гомер”

Бәширә Касыйрова “Көтәм сине”

Гүзәл Уразова “Гомерем син”

Рәсим Низамов “Берәү гармун уйный”

Сиринә Зәйнетдинова

   Динә -  Рафаэль Латыйповлар 

Рөстәм Закиров   “ Әйткән идең” .

Бүгенге вакыйга алар өчен аеруча дулкынландыргыч. Статуэтканы алыр өчен җырчылар айлар дәвамында көрәште. Һәрберсе халык тарафыннан сайланган һәм бу премиягә чын мәгънәсендә лаек дип әйтеп була.

Барлыгы 21 лауреат “Болгар радиосы” сыннары  белән бүләкләнде. Концерт кичәсе шуның белән башланып та китте.  Рөстәм Гайзуллин исә, җырчыларның чыгышларын шигъри  һәм  шаяру формасында атап барды.

3 сәгать дәвамында барган тантананың абруйлы булуында инде шикләр калмады…

Кичәнең азагында җырларның авторларын да сәхнә түренә чакырдылар . Алар да бүген бүләккә лаек иде. Авторларның һәрберсенә дә диплом тапшырылды.

Тантана Айдар Галимовның чыгышы белән тәмамланды.


Премиянең быел беренче тапкыр гына үткәрелүенә карамастан, барысыда югары дәрәҗәдә үтте дип әйтсәк тә була. Әлеге проект озын гомерле булсын иде дип теләп калабыз..

 

 



www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20