Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Реклама Фотогалерея
Анонслар
05.03.2013

Резидә Хөсәеновадан яңа китап

Шушы көннәрдә «Татарстан Яңа гасыр» каналының «Манзара «тапшырунда «Тәмле булсын» сәхифәсен алып баручы Резидә Хөсәенованың шул исемдәге китабы дөнья күрде. 150 рецептны үз эчен алган китап татар, рус һәм инглиз телендә язылган. Сүз башын халык шагыйре, ТР Дәүләт Советы депутаты Роберт Миңнуллин язган булса, мөхәррире — Алсу Әсхәдуллина.

Танылган аш-ау остасы Юныс Әхмәтҗановның туган көнендә - 28 февральдә китап журналистларга тәкъдим ителде. 9 март көнне Резидә Хөсәенованың туган ягында — Буада «Тәмле булсын» китабын тәкъдир итү кичәсе булачак. Бу китапны кибетләрдән эзләмәгез, анда ул юк. Сатып алырга теләүчеләр яңа «Тәмле булсын!» ресторанына рәхим итә ала. Резеда Хөсәенованың телеңне йотарлык ризыкларын да авыз итәрсез, китапны да алырсыз!


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Луиза Заирова. Интервью на татарском Нижнекамский театр гастроли в Казани (театр Галиаскара Камала) Аквапарк Ривьера Посуда мечта акция КОС 60 лет успеха