Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Анонслар
08.10.2014

Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентылыгы вәкиллегендә һәм “Татарстан - Яңа Гасыр” ААҖ филиалында булды

Кичә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүгә эш сәфәре кысаларында Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы вәкиллегендә һәм «Татарстан -Яңа Гасыр» (ТНВ) ААҖ филиалының офис бүлмәләрендә булды. Бүлмәләргә ремонт ясалган, заманча җайланмалар сатып алынган. “ТНВ” ның Мәскәүдәге филиалында телекүперләр уздыру, интервью, телепрограммалар яздыру өчен студия зонасы булдырылган.
“Татарстан - Яңа Гасыр” - ТНВ Мәскәү филиалы директоры һәм Мәскәүдә Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентылыгы вәкиле Динә Газалиева ММЧ вәкилләре өчен эш киңлеген булдыру эше турында сөйләде, яңа җайланмаларны күрсәтте. Болар – "Adobe" программа пакеты базасында линиясез монтажның хәзерге заман монтаж комплексы, "Sony" телекамералары, студиядә эшне оештыру өчен башка җайланмалар.

Мәскәүдә «Яңа Гасыр» телеканалы филиалының яңа студиясе 2014 елның 4 октябрендә Корбан бәйрәменә багышланган телекүпер кысаларында файдаланылды. Киләчәк планнарда – 1941-1945 еллар Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына багышланган чараларны киң яктырту.

Татарстан Республикасы Президенты эш урыннарын карап йөргәндә билгеләп үткәнчә, ММЧ вәкилләре өчен эш шартлары бик уңай һәм заманча. Аннары Рөстәм Миңнехановка Мәскәүдә Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгының Татарстан Республикасының, төбәк буларак, инвестицияләр җәлеп итү өчен бик җайлы булуын һәм аның төп инвестицион проектларны гамәлгә ашыруын киң яктырту өчен халыкара һәм федераль ММЧ белән хезмәттәшлекне оештыруга юнәлдерелгән эшчәнлеге турында сөйләделәр.

Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20