Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Анонслар
17.10.2011

"Сабыйга" акциясе

Акция кысаларында Казан шәһәренең Киров районында урнашкан Балалар инфекцион хастаханәсенә ярдәм күрсәтеләчәк. Әлеге хастаханәдә әниләре ташлап киткән яңа туган сабыйларга ватный палочкалар, памперслар, яңа туган сабыйларга яраклы күлмәк-ыштаннар кирәк.

Балаларга ярдәм итәргә теләүчеләр кирәк-яракларны Казан шәһәре, Лобачевский урамы 6/27 йорт адресы буенча урнашкан ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең хәйрия бүлегенә китерә алалар. Белешмәләр өчен телефон: 236-52-12, 8-987-263-98-89 (Гөлнара).

Ятимнәргә карата мөнәсәбәткә бәйле рәвештә Аллаһ илчесе (сгв): "Кем дә кем ятим баланы үзенә тәрбиягә ала, аның хокукларын саклый һәм башыннан ягымлылык белән сыйпый икән, шул кешегә Аллаһы Тәгалә, бу ятимнең башында күпме чәче бар, шул хәтле савап бирәчәк, бу ятимнең башында күпме чәче бар, шул хәтле гөнаһларын кичерәчәк һәм бу ятимнең башында күпме чәче бар, шул хәтле дәрәҗәләр бүләк итәчәк", дигән (Мәҗмугатуль-бәян).


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20