Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Анонслар
25.01.2013

“Сөекле Пәйгамбәребез” проектын күрергә ашыгыгыз

“Татарстан–Яңа Гасыр” каналы һәм Россия ислам университеты Күвейтның Дин эшләре буенча министрлыгы белән берлектә, Мәүлидне билгеләп үтү традицияләрен искә алып, “Сөекле Пәйгамбәребез” дигән проект әзерләде. Тапшырулар каналыбызның “Хәерле иртә” тапшыруында 1 февральгә кадәр күрсәтеләчәк.

Әлеге тапшыру Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләлаһү гәләйһи вә сәлләм турында вәгазьләр, аның тормышыннан вакыйгаларны, шулай ук аның туган көненә багышланган чаралардан сюжетларны, дини җырлар (мөнәҗәтләр) башкаручылар белән әңгәмәләрне үз эченә ала.

Шулай ук тапшыру кысаларында Пәйгамбәр Мөхәммәд с.г.в.нең тормыш юлын белүгә викторина үткәрү дә каралган. Көн саен призлар уйнатылачак.


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20