Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Анонслар
27.11.2012

4 нче декабрьдә 19:00 сәгатьтә Г. Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры сәхнәсендә яшь башкаручыларның "Татар моңы" дип исемләнгән IV Халыкара телевизион конкурсының гала-концерты узачак. Аның төп максаты – татар халык җырлары, профессиональ композиторлар әсәрләре аша яшь талантларны барлау, аларның үсеше өчен мөмкинлекләр булдыру, милли-мәдәни кыйммәтләргә яшьләрнең мәхәббәтен тәрбияләү.

Концертта Мәскәү, Санкт-Петербург, Магнитогорск шәһәрләреннән, шулай ук Чиләбе, Ульяновск, Свердловск, Курган өлкәләреннән, Марий-Эль, Чувашия, Башкортостан һәм хәтта Кытайдан да, шулай ук Казан, Яр Чаллы шәһәрләре, Теләче, Кукмара, Әлки, Мөслим, Чистай, Апас, Арча районнарыннан яшь башкаручылар катнаша.

Әлеге зур концертта легендар җырчыларыбыз Римма Ибраһимова, Клара Хәйретдинова, Венера Ганиева һәм Зилә Сөнгәтуллина үзләренең укучылары белән чыгыш ясаячаклар.


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20