Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Анонслар
22.08.2014

Татар телен белү дәрәҗәсен тикшерәсегез киләме?

Көз, сентябрь, мәктәп, укучылар, каләм-дәфтәрләр - әлеге ассоциатив рәт һәрбер кешегә таныштыр. Мәктәп айларының беренчесенә аяк басырга бер атна вакыт калып бара. Тиздән, җәйге ялларга бушаган сыйныфлар бала-чага тавышы белән тулачак. Парта өсләренә китаплар, дәфтәрләр ятачак, тактада язулар, математик формулалар пәйда булачак.

Мәктәпләр укучыларга яңа белем биргән төсле, ТНВ да яңа сезонда телетамашачыларга татар телен өйрәнү мөмкинлеге бирә. 1 сентябрьдә "ТНВ-Планета" һәм "ТНВ-Татарстан" каналларында "ПЕРЕВЕДИ! Татарча өйрәнәбез" (ягъни "Тәрҗемә ит! Татарча өйрәнәбез") телевизион уены старт ала. Әлеге телевикторинаның алып баручысы - Илсур Нафиков. Тамашачы аның белән "Татарлар" тапшыруыннан таныш.

"ПЕРЕВЕДИ! Татарча өйрәнәбез" уенының һәр чыгарылышында 2 кеше катнашып, татар телен белү дәрәҗәсендә үзара көч сынашачак. Оештыручылар сүзләренчә, беренче турда алар чиратлашып рус сүзләрен татарчага тәрҗемә итәчәк, икенче турда - киресенчә. Ике турда да алып баручы һәр сорауга 3 төрле җавап тәкъдим итәчәк. Катнашучы дөресен сайлап алырга тиеш. Ә финалда исә, сорауга төгәл җавап бирергә кирәк була, ягъни җавапның вариантлары булмаячак. Кем күбрәк бал җыя - шул җиңүче булып санала.

Әлеге проект Татарстан республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан әзерләнелә. Оештыручылар фикеренчә, "ПЕРЕВЕДИ! Татарча өйрәнәбез" уены мәктәп укучылары белән бер рәттән олыларда да кызыксындыру уятачак.

Әгәр сезнең дә татар телен белү дәрәҗәсен тикшерәсегез килә икән, димәк сез безнең белән. 8(843) 570-50-76 телефон номеры буенча шалтыратыгыз һәм уенда катнашыгыз. 


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20