Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Анонслар
06.06.2008

ТАТАР ФИЛЬМНАРЫ - ИҢ ШӘПЛӘРЕ!

"Публицистика" номинациясендә төп приз - "Бәллур глобус" - "Мое сердце в деревне" фильмы өчен Салават Юзеевка бирелде. Күренекле татар драматургы Туфан Миңнуллин турындагы фильм "Татарстан – Яңа Гасыр" телевидениесе белән берлектә төшерелгән.
Ике фильм лауреат дипломына лаек булды.
"Евразийский калейдоскоп" фестиваленә Россия күләмендә эшләүче авторлар милли мәдәният турындагы документаль фильмнарын тәкъдим итәләр. Фестивальнең девизы "Төрлелектә безнең байлыгыбыз! Бергәлектә безнең көчебез!".
Бәйгенең төп призы – "Бәллур глобус"ны танылган татар режиссеры һәм язучы, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Салават Юзеев алды. Үзенең "Мое сердце в деревне" фильмын режиссер Казанның "Инновация" студиясендә "Татарстан – Яңа Гасыр" телевидениесе белән бергә төшергән.
Тагын ике Татарстан фильмына төбәкара документаль кино бәйгесенең лауреат дипломнары бирелде. "Культовое зодчество Казани" шәһәрнең архитектура бизәлешенә, гүзәллегенә багышлана. Гүзәл Гатауллинаның "Мәйдан" тасмасы – конкурста искә алынган өченче эш. "Евразийский калейдоскоп" фестивале 2003 елдан бирле Тынычлык һәм килешү федерациясе һәм Мәскәүнең милләтләр йорты тарафыннан бергәләп үткәрелә. Биш ел эчендә әлеге мактаулы исемнәр Татарстан кинематографларына беренче тапкыр бирелде. Фильмнар – тематикалары һәм стильләре буенча төрле, аларны тормышны ярату, үз геройларына мәхәббәт белән сугарылган булулары берләштерә.

www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20