Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Анонслар
15.11.2007

"ТАТАРСТАН - ЯҢА ГАСЫР" ЯШЬЛӘРЕ ҖАВАП ТОТТЫ

Чарада "Яшьләр тукталышы" тапшыруының редакторы һәм алып баручысы Айсылу Лерон, Балалар һәм яшьләр тапшырулары иҗат берләшмәсе директоры вазифаларын башкаручы һәм "Һава торышы" алып баручысы Роза Әдиятуллина, "Яңа Гасыр" радиосы ди-джее Илфар Кәримов, "Син - минеке, мин - синеке" алып баручысы Әдилә Һадиева, "Тамчы-шоу" алып баручысы һәм "Яңа Гасыр" радиосы ди-джее Марсель Әхмәдуллин, "Яшьләр тукталышы" хәбәрчеләре Сөмбел Вәлиуллина һәм Венера Иванова, "Татарлар" тапшыруы корреспонденты Раил Өметбаев, "Хәерле иртә!" алып баручысы Резедә Кәримулина катнашты. Клубның бәхәсләр залында 40ка якын кеше җыелган иде - күбесенчә Казан югары уку йортлары студентлары. Компаниянең яшь йөзләре белән очрашуга шулай ук танылган шагыйрә Нәҗибә Сафина һәм Татарстан башкаласына татар һәм рус телләрен өйрәнергә килгән берничә чит ил студенты да килгән иде.
Очрашуның иң башыннан ук безнең алып баручыларны һәм хәбәрчеләрне сорауларга күмделәр. Иң беренчесе цензурага бәйле иде. Илфар Кәримов җайлап кына үз-үзен хөрмәт итә торган һәр журналистта да үзцензура дигән хис булырга тиеш дип җавап бирде. Аның фикеренчә, бу сыйфат көчле булган чакта журналистны аудиториягә зыян китерүдән саклаячак.
"Шәрык"лылар ТВга ничек эләгеп булуы белән дә актив кызыксынды. "Яшьләр тукталышы" редакторы һәм алып баручысы Айсылу Лерон безнең команда яңа хезмәткәрләргә һәрчак шат диде, әмма кырыс сайлап алу процессын санаулы кешеләр генә уза икән. Аның сүзләренчә, каналга яңа килүче яшьләрнең күбесе телевидениегә йолдыз булырга дип килә. Ләкин хәбәрчеләр белән бергә төшерүгә чыгып киткәч, аннан төшерелгән материалны карап монтажлагач, телевизион хезмәт белән шөгыльләнергә бөтен теләкләре юкка чыга. Экраннан бик ансат һәм матур гына күренгән өч минутлык сюжет 4-5 көн дәвамында эшләнә икән бит ләбаса!
"Син - минеке, мин - синеке" телевизион уенының хуҗабикәсе Әдилә Һадиева да игътибар үзәгендә булды. Күпләрне аның тапшыруының соңгы атналарда күренмәве борчыганы ачыкланды. Әдилә барысын да тынычландырды: элек программаны Әдилә белән бергә алып барган Нурбәк Батуллин проекттан китәргә карар кылды, шуңа күрә уенны әзерләүчеләр Әдиләгә яңа пар эзләү белән мәшгуль иде. Аны таптылар, кандидатурасын расладылар, һәм инде Яңа елдан соң "Син - минеке, мин - синеке" тамашачыларны яңа декорацияләр һәм катнашучыларның яңа романтик маҗаралары белән сөендерәчәк. Тынгысыз "Шәрык"лылар мөмкинлекне кулдан ычкындырмады: катнашучылар исемлегенә үзләрен теркәтеп тә куйдылар.
Тәнкыйть сүзләре дә яңгырады, билгеле. Аудиториянең иң консерватив өлеше "Татарстан - Яңа Гасыр" каналында күрсәтелә торган кайбер клипларга ябышты. Янәсе, татар башкаручыларына "камера алдында шәрә килеш йөрергә ярамый", ә дөньяда бердәнбер булган татар каналының "мондый видеопродукцияне күрсәтергә хакы юк". Шулай ук, күпләр каналда балалар өчен татарча тапшыруларның артуын хуплый. "Күчтәнәч" һәм "Тамчы-шоу" кебек программалар тамашачылар арасында бик популяр, ләкин милләтебезнең яшь буынын иң яхшы милли традицияләрдә тәрбияләү өчен болар җитәрлек түгел.
Кайберәүләр "Яңа Гасыр" радиосында рекламаның күп булуына шикаятьләрен белдерде. Радиостанциянең ди-джее Марсель Әхмәдуллин исә моңа шулай итеп җавап кайтарды: реклама бар икән, димәк, безне тыңлыйлар.
Мәҗлес чәй эчү белән тәмамланды. Азактан исә залдагыларның һәрберсе аягүрә басып бергәләп татар халкының рәсми булмаган гимнын - бөек Габдулла Тукай сүзләренә "Туган тел" җырын башкарды
Әлеге чарадан репортажны сез 25нче ноябрьдә 22 сәгатьтә "Яшьләр тукталышы" тапшыруында күрәчәксез. Карамый калмагыз!

www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20