ТАТАРСТАН + ИРАН
Иран белән безне нефть табу, икътисад, машина төзелеше өлкәсендәге элемтәләр бәйли. Хөкүмәт җитәкчесе билгеләп үткәнчә, яңа төр хезмәттәшлек моны тагын да ныгытып җибәрергә тиеш. Бу юлы кунаклар махсус безнең республикага килгән. Аларны «Татарстан — Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе белән хезмәттәшлек кызыксындыра. Массакүләм мәгълүмат чараларының дәүләт үсешендәге роле бәяләп бетергесез, ди иранлылар. Иран киносы дөньяда иң көчлеләрдән. Дәүләт ел саен 300 фильм эшләп чыгара. Күпчелеге күңел сафлыгы, дин турында. Татарстан тамашачысы алар белән өлешчә «Алтын Мөнбәр» фестивале аша таныш. Ике яклы килешү нигезендә кино индустриясенең башка төр продукциясе экранга чыгарга тиеш. Инде киләсе айда безнең журналистлар дәүләт турында репортажлар әзерләү өчен Иранга китә. Ә андагылар Татарстанга киләчәк.
Ахыргы хәбәрләр
- Татарстанда “Евро-5” стандартларына туры килә торган уникаль бензин чыга башлады
- Тавыкның тизәгеннән дә ничек табыш алырга?
- Казанның караңгы урамнары яктырырмы?
- Мөгаллимнәр БДИ биргән укучылар хәлендә калды
- Хөрмәт һәм игътибарга лаек кешеләр
- Чыңгыз Айтматовның әнисе кем булган?
- Гадәттән тыш хәл килеп чыкса, журналистлар үзен ничек тотар?
- Россия һәм Словения дуслыгында Татарстанның өлеше зур
- Рөстәм Миңнехановка Президент таныклыгы тапшырдылар
- Татарстанда сайлауларга нәтиҗәләр ясыйлар