Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Анонслар
02.03.2011

“Татарстан – Яңа Гасыр”да “Без грима” дигән проект старт ала

Әлеге проектның исеме үк аның асылын аңлата кебек. Берләшмәнең җитәкчесе Людмила Суганова әйтүенчә, “Проектның максаты – бүгенге көндә онытылган исемнәрне халык хәтерендә яңарту, театр чорының барлыкка килү тарихын бәян итү”.

Чыннан да, еллар узган саен сәхнәдә балкыган күренекле шәхесләрнең күбесе инде бу дөньядан китеп бара. Алар - җөмһүриятебезне мәдәни һәм театраль яктан күтәрергә ярдәм иткән кешеләр. Ләкин 20-30нчы елларның шаһитлары булган, үзләренең архивларында кыйммәтле фото, киноматериал, хатлар, ә иң мөһиме - үзләренең истәлекләрен саклаучы сәхнә осталары да бар. Нәкъ менә алар ул елларны күз алдына китерергә ярдәм итә ала.

Һәрбер фильм-портретта үзенә бертөрле күпер төзеләчәк. Ул тамашачыларны бер актердан икенчесе белән тоташтырыр. Шулай ук, фильмда ул елларның тарихы да чагылачак.

“Влюблена на всю жизнь. Нажиба Ихсанова” дигән беренче фильмны тамашачылар 12нче март көнне 18 сәгать 40 минутта карый алачак.

www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20